Хатын-кызлар ирләргә караганда азрак алдый
Хатын-кызларның йөрәге ирләрнекенә караганда ешрак тибә.
Табигате белән көчле затларга караганда, хисчәнрәк булган нәфис зат тизрәк һәм ешрак гашыйк була.
Хатын-кызлар ирләргә караганда азрак алдый. Ирләр көненә алты тапкыр ялганласа, хатын-кызлар өч кенә тапкыр ялганлый икән.
Ирләр еламый дисәләр дә, алар да елый икән. Тикшерүләр күрсәткәнчә, көчле затлар елына алты тапкырдан 17гә кадәр, нәфис затлар 30дан 64 тапкырга кадәр еларга мөмкин, бу якынча - атнасына бер тапкыр дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев