Хастаханәдә Питрәч районында килеп чыккан юл транспорт һәлакәтендә зыян күргән тагын бер хатын-кыз вафат булган, дип хәбәр итә социаль челтәр кулланучылары. Яшь пар Тайландтан, туй сәфәреннән, Казан аэропортына кайтып төшкән, анда аларны әти-әниләре каршы алган. Алар өйләренә, Воткинскка юнәлгән булган.
Искәртеп үтик, 20 апрель иртәсендә М7 трассасының 878нче чакрымында Татар Казысы авылы борылышында Башкортстан номеры белән «Фредлайнер» фурасы, «ГАЗ-53» йөк машинасы һәм Удмуртия номерлары белән "Шевроле" бәрелешкән иде.
Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машинада булган ике ир-ат урында ук үлгән. Ике пассажир хатын-кыз госпитализацияләнгән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар соңрак аларның берсенең гомере өзелгәнлеге, табиблар икенче яшь хатын-кыз гомере өчен көрәшүе турында хәбәр иткән иде. Берникадәр вакыттан соң икенче яшь хатын-кыз да вафат булган. Һәләкәт нәтиҗәсендә барлыгы 4 кешенең гомере өзелгән.
Нет комментариев