Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Халык синоптиклары 20 июньнән соң чын җәй вәгъдә итә

Быел инде өч айдан бирле халыкны борчыган иң актуаль сорау - кайчан җәй җитә? Бер генә көн сөендерә дә, кояш тагын болыт артына кереп кача. Качуы бер хәл: артыннан ук җил чыга, коеп яңгыр ява яки гарасат уза.


Быелгы яз бакчачыларны шактый сынады. Бер генә түгел, берничә тапкыр бакчага чыгарган рассадаланы кырау сукты. Шуңа күрә быел рассада сату нокталарында кыяр-помидор үрентесен чират торып алдылар.


- Алмагач әле һаман чәчәк атып бетерә алмый, яз ким дигәндә өч атнага соңга калды, - диде Балтач районы Яңгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиев. - Балан әле яңа чәчәк ата башлады. Гадәттә, балан чәчәк атканнан соң көннәр суыта. Шомырт салкыннары булмый калырга да мөмкин әле. Ә менә балан суыгы ел саен була.


Бакчачылар Татарстан шартларында 6 июньнән соң кыраулар чигенә дисә, Intertat.ru редакциясе мөрәҗәгать иткән "халык синоптиклары" аны ике көнгә озайта. Алар фикеренчә, 8 июньнән соң башка кыраулар төшми.


- Кыраулар булмаса да, "балан суыгы" алда әле. Минем күзәтүләр буенча, ул бу атна ахырында җитәр дип уйлыйм. Хәзер көн озын, кояш җиргә артык суынырга ирек бирми, шулай да суык бер-ике көнгә сузылыр. Яңгыр да явып китәр дип уйлыйм, - ди Әмир абый.


Әмир абый "Intertat.ru" укучыларын сөендерергә ашыга, аның сүзләренчә, 20 июньнән соң чын җәй җитәчәк.


- Быел җәйнең матур көннәре сентябрьгә дә кала әле, - ди ул. - Октябрьдә дә җылы булыр. Һәрхәлдә, кыска вакытлы яңгырлар белән чиратлашып, аяз көннәр куандырыр.

Арча районы Кәче авылында яшәүче Рәсим абый Солтанов быел Хут суыгының булмый калуын сөйләгән иде. Ул 8 февральлән 19 мартка кадәр - 40 көнгә сузылган суыклар.


Әмир абый да Хут суыгы булмау - бар табигатьне артка өстери, ди.


- Быел Шушма елгасы ташымады, бу бик начар фал, димәк ел хәвефле килә. Хәер, булгалап та тора бит гарасатлар. Җил, өермәсе бер хәл. Аның иң куркынычы - боз. Әйтергә дә ярамый, әмма боз явы сагалый Татарстанны.


Быел бакчачылар өчен уңышлы ел булмаса да, игеннәр, сөбханалла. Һава шартлары алар файдасына. Әмма Әмир абый Шәрәфиев июль ахырында - башаклар тулышканда боз явудан курка.


Бакчачылар дигәннән, рассадаларны ачык һавага чыгарырга курыкмаска кирәк, ди ул. Балан салкыны - аларны һәлак итәргә сәләтле түгел.

Реклама


- 1969 елда 31 майдан 1 июньгә каршы төнендә -4 градуска кадәр суытты. Бакчадагы бар яшеллек өшегән иде. Менә бүген дә җил борылган, тарафын үзгәрткән. Әйтәм бит, бер-ике көн суытып алыр. 20 июньнән соң һава торышы "утырып бетә". 25 июльгә кадәр көннәр бик эссе торыр. Әмма нәкъ менә шушы чорда боз яву ихтималы да бар. 2001 елда Арча районында 20-25 чакрымга сузылган бер боз полосасы шактый зыян салган иде. Ул вакытта Лесхоз, Пошалым, Мөндеш, Чиканас авыллары зыян күрде. Өчиледә хәтта яңа салынып беткән йортны сүтеп аткан иде, янындагы иске йортның бер кадагын да селкетмәгән. Хут суыгының булмый калуы эзсез генә узмый, бу борынгыдан килә, Аллага тапшырдык, - диде ул.


Әй, помидор, сине нишләтим?


Бер генә түгел, икешәр тапкыр авызы пешеп, рассадаларын кырау сугучылар бар. Алар хәзер янә сорау алдында. Суыклар чигендеме, кырау булмыймы? Бакчага чыгарырга ярыймы үсентеләрне?


Өйдә тәрәзә биеклеге булып үскән рассадаларны курыкмыйча бакчага чыгарырга мөмкин. Бүгенгә кадәр һава торышыннан куркып, икеләнеп калучылар өчен бакчачы Фарсель Зыятдинов үз киңәшләрен бирә.


- Быелгы һава шартларына нисбәттә, 10 июньнән соң баклажанны, борычны, помидорны даими урынга күчерергә кирәк. Кыяр утыртырга да вакыт.


20ләренннән соң көннәр эсселәнеп китә. Кинәт китереп бәргән эсселектән соң яңгырлар була, гадәттә. Шуңа әзерлекле булып тору да комачауламый. Түтәлләр өстенә дугалар кадап чыгыгыз. Һава торышы бозылса, пленка тартып, үсемлекләрне саклап калырга мөмкин.


Шулай да кыраулар инде булыр дип уйламыйм. Бер-ике көн генә суытып ала. Үсемлекләр аңа гына бирешми. Дөрес, бу вакытта аларның үсеше акрыная яки туктый. Шуңа күрә аларга ярдәм итәргә кирәк. Яңгыр яудыру ысулы белән сибү өчен "Бутон", "Энерген" кебек үсеш стимуляторы әйбәт. Тамырдан тукландыру өчен "Эффектон"ны кулланам. Аның белән 10-12 көн саен ашлыйлар.


Үлән әчетеп сипсәң дә файдага гына. Аны бер-ике көн төнәтеп, 1 өлешкә 4-5 өлеш су кушалар.


Сыер тизәге дә - көчле үсеш стимуляторы. Әчегән сыер тизәгенә 6 өлеш су кушып сибәләр.


Күпләр тавык, күгәрчен тизәген өстен күрә. Әмма алар яндырырга мөмкин. Шуңа күрә ашлау өчен 1 өлеш төнәтмәгә 12 өлеш су кушалар, - дип сөйли танылган бакчачы Фарсель абый Зыятдинов.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев