Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Халык синоптигы» Әмир Шәрәфиев: «Май белән июнь салкын булачак»

Майның уртасына да җиттек, ә суыклар китәргә ашык­мый. Балтач районы Яңгул авылында яшәүче «халык синоптигы» Әмир абый Шәрәфиевкә шал­тыратып, суыкның кайчан бетәчәген сораштык. Ә ул әле китәргә ашыкмый икән, ул гына да түгел, июнь дә салкынча булачак. - 7 февральдән 19 мартка кадәр «хут суыгы» булырга тиеш иде. Гыйнвар азагыннан...

Майның уртасына да җиттек, ә суыклар китәргә ашык­мый. Балтач районы Яңгул авылында яшәүче «халык синоптигы» Әмир абый Шәрәфиевкә шал­тыратып, суыкның кайчан бетәчәген сораштык. Ә ул әле китәргә ашыкмый икән, ул гына да түгел, июнь дә салкынча булачак.

- 7 февральдән 19 мартка кадәр «хут суыгы» булырга тиеш иде. Гыйнвар азагыннан март башына кадәр була торган салкыннарны татарларда «хут суыгы» дип әйтәләр. Бу вакытта иртән һәм кичен - салкын, көндез җылы була. Шушы чорда булырга тиешле салкыннар апрель белән майга калды. Февраль белән март җылы булды, хәтта кара каргалар ике атнага иртәрәк килде. Тагын бер сынамыш суыкларның тоткарланачагын әйтә. Пасхада суык булса, ул 40 көн дәвам итәчәк. Христианнарның сынамышлары шулай ук бик еш туры килә. Быел Пасха 16 апрельдә булды. Ул көнне салкын иде. Димәк, май ахырына кадәр көннәр җылылыгы белән әллә ни сөендермәячәк. Ике-өч көн җылы булып, тагын суытып алачак. Мондый очраклар сирәк була. Бу салкыннарны бездә шомырт суыклары дип тә әйтәләр. Әле май ахырында балан суыгы да булачак. Тагын ике тапкыр кырау төшәчәк. Июнь дә салкынча киләчәк, - дип сөйләде ул безгә.
Алдагы көннәрдә һава торышында әллә ни үзгәреш юк. Көндез - 6-8 градус, төннәрен 1-2 градус җылы булачак. Явым-төшемнәр дә булыр дип көтелә.

http://shahrikazan.com

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев