Март башында 25-30 градуслы суыклар булачагын Балтач районының Янгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиев безгә көз көне үк әйткән иде. Аның сүзләре хак килде.
Зарыгып язны көтәбез, ә ул килергә уйламый да. Социаль челтәрләрдә дә моңа ишарәләгән кызыклы рәсемнәр эленә. «Акция: кышның өч аен үткәргән кешегә дүртенче ае - бүләк», «Кыш бабай хатын-кызларны 8 март белән котларга үзе килә» кебек рәсемнәр бу көннәрдә ватсапта да еш йөри. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе дә алдагы ике көндә төнлә температура урыны белән 17-24 градус салкын булачак дип кисәтә. Бураннар да 8 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Ә яз кайчанрак килер икән соң? Берәр өметле сүз әйтмәсме икән дип, без халык синоптигы Әмир абыйга шалтыраттык.
- Быел яз былтыргы кебек булмаячак. Үткән елны 26 февральдә кара каргалар килгән иде инде. Март ае да җылы булды. Узган елны җәй дә, көз дә, кыш та ике атнага соңрак килде. Бу быелгы язда да сизелә. Март салкынча булачак, 15 градус суыклар булыр кебек әле. Яз соңга кала. Әмма ул кинәт килеп, кыска булачак. Гадәттә, февраль ахыры-март башында халык теленә «каз-үрдәк котырту җылысы» дип кергән җылы көннәрне көтеп йөрим, ул да юк әле. Бусы да бик сәер. Әгәр дә ул соңгарак кала икән, яз соң киләчәк. Мартның 20ләреннән соң гына яз билгеләре күренә башлар. Апрельдән майның беренче яртысына кадәр шактый җылы булыр дип көтелә. Чын җәй июнь уртасында гына килә. Әмма җәй җылы булачак, - дип сөйләде ул безгә.
Явым-төшемгә килгәндә, үлән чыккан вакытта яңгырлар күренми ди. Май ае да, җәй дә яңгырларга бай булмаска охшаган.
Иген уңышлары ничегрәк булыр икән дип тә сораштык без аңардан. Былтыргы кебек үк зур уңыш булмаячак икән, ягъни гадәттәгечә көтелә. Аның каравы чия, алмалар әйбәт уңыш бирер кебек, ди Әмир абый.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев