Бәчек татар авылында 150 ләп кеше яши. Кичә авыл халкы зиратка төшеп, каберлекләрдә ауган ташларны торгызу, төзәтү буенча өмә үткәргән. Һәр гаилә газизләренең кабер ташларын тәртипкә китергән. Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы урынбасары, Бәчек авылы имам-хатыйбы Хәйдәр Сибгатуллин безгә җинаятьчеләр тарафыннан зарарланган кабер ташларын күрсәтеп чыкты.
- Безнең авыл кияве туганнарының каберлекләрен чистартырга төшкәч, шушы күренешкә юлыга. Башта администрациягә әйткәннәр, аннары полициягә хәбәр бирдек. Авыл халкы аптырашта, ни уйларга да белми. Тыныч кына, кечкенә генә авылда шундый хәл булсын инде! Сирәк күренеш бит инде бу. Казанда булды да, бездә. Бәчек белән ниндидер бәйләнеше булган, кайчандыр шушыннан чыккан кеше эшләгәндер дигән фаразлар да бар, юкса, юл кырыена якынрак зиратларны узып, монда кадәр кайтмаслар иде. Шушында атап кайткан кебек бит бу.
Үзебезнең авылда андый радикаль, тискәре карашлы кешеләр юк, Әбу-Хәнәфи мәзһәбе буенча укыйбыз. Безнең авылда яшәүчеләр барысы да татарлар, читтән күченеп кайткан башка милләт кешеләре дә юк бит. Авылыбыз халкы бердәм, читтән кемнедер алып кайтып күмсәләр дә, каберләрен күмәкләшеп казыйбыз. Канәгатьсезлек күрсәтүче дә юк бездә, бөтенесе рәхмәт әйтеп китеп баралар. Аптыраган инде без, бу хәлнең очына чыгарлар дип өметләнәбез, - ди Хәйдәр Сибгатуллин.
Зираттагы 4 кабер ташы аеруча нык җимерелгән, аларны яңадан эшләтү кирәк. Хәйдәр Сибгатуллин әйтүенчә, аларны төзәттерү чыгымнары мәрхүмнәрнең үз җилкәсенә төшә, моңа бернинди иминият каралмаган.
- Халык бик тетрәнде, күңелләре төште, кайта алмаган читтәге кешеләр дә миңа шалтыратып, карый алмассызмы дип үтенде. Монда булучылар, елый-елый, кабер ташларын торгызды. Әле бу юлы яңа ташларны җимермәгәннәр, теге юлы яңа куелган кыйбатлы мәрмәр ташларны бик күп ватканнар иде, бөтенебез төшеп еладык", - ди ул.
"Кабер ташларын җимерүчеләрне каргамагыз"
Бу җинаятьне психик яктан сәламәт булмаган кеше кылуы ихтимал. Шуңа күрә имам авыл халкына сабыр булырга киңәш итә.
- Шушыны эшләүчеләрне сүгәбез сүгүен, тик мәчеттәге бабайларга да "каргамагыз, бәлки, кем өчендер бу бик каты йөрәк авыртуыдыр, аналары шундый бала тудырган өчен кайгырадыр. Кешене каргарга ярамый, Ходай Тәгалә иман бирсен дип сорыйк" дип әйтәм. Адәм баласы шайтан коткысына бирешеп йөри бит, җәзаны Ходай бирә. Безгә "шул-шул эшләгәндер дип фаразлау ярамый". Безнең бөтен теләк - шушы кешенең иманга килүе. Җир астына кергән мәетләрнең рухларын яңадан рәнҗетеп йөрү зур гөнаһ санала, - ди ул.
Моннан алдагы җинаятьтә гаепле дип табылган күрше авыл кешесенә дә шик төшкән булган. Психоневрологик авыруы буенча учетта торган бу зат хәзер өйдә авыру хәлдә ята.
Авыл халкы видеокамера куелуын тели
Бәчектә яшәүче Марат Гыймадиевның әнисенең кабер ташын инде өченче тапкыр аударалар. "Бик авыр хәл, йөрәк елый. Кичә барып ташны күтәрдек", - дип кат-кат кабатлады ул. Киләчәктә мондый хәлләр кабатланмасын өчен, авыл халкының видеокамералар кую, язын кизү оештыру уе да бар. "Хәзер инде акча да жәл түгел камераларга, акча җыешырга уйлыйбыз", - ди Марат әфәнде.
Фидалия апаның ике ел элек җирләнгән тормыш иптәше каберенә дә җинаятьчеләр зыян салган. "Ауган кабер ташын кичә кызым һәм улым барып төзәтте. Бик авыр фаҗига безнең өчен", - диде ул.
Бу хәл авыл халкын куркуга салган. "Бик курыктык. Әле аның киләчәге дә бар бит. Бүтән кабатланмасын дип телибез. Бу кешеләрне тотсалар, җәзасын бирсеннәр иде, аң кертергә кирәк аларга", - ди Зөфәр абый Әбүбәкеров.
"Бик авыр хисләр, башка сыя торган хәл түгел бу. Әтинең, абыйның кабер ташын аударганнар. Казаннан да тикшерүчеләр килгән дип ишеттек, табарлар дип ышанабыз. Алга таба камера куярга кирәк, һичшиксез", - ди Марсель Закиров.
Габдулла Тукайның сөекле апасы Бибисаҗидә каберенә тимәгәннәр
Бу зиратта бөек шагыйребез Габдулла Тукайның яраткан апасы Бибисаҗидә җирләнгән. Бибисаҗидә апа биредә 1942 елларда күченеп килгән, 1956 елда вафат булган. Аның кызы - озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Өммеһания апаның кабере дә янәшә. Җинаятьче ул каберлекләргә кагылмаган. Хәйдәр Сибгатуллин Язучылар берлегеннән дә бирегә ел саен кайтуларын билгеләп узды.
Шулай ук, бу зиратта артист Рәшит Сабировның әнисе Рәхимә Әшрәфҗан кызы Сабированың кабере дә бар. Чардуганның ишеген ачып, анда да үткәннәр, әмма таш нык булгач, селкетә алмаганнар. Иң борынгы каберлек 1400 нче елларга карый. Хәйдәр Сибгатуллин әйтүенчә, "Изге бабай" кабере дип йөртелгән бу каберлеккә җинаятьче тимәгән. "Риваятьләр буенча, ул кая үлсәм, шунда күмегез дип әйтә торган булган. Хаҗдан кайтканда, вафат булып, шушында җирләнгән. Аның турында Каюм Насыйри хезмәтендә дә телгә алынган. Монда төшкән саен, шушы каберне дә, Бибисаҗидә апайныкын да карыйм", - ди Хәйдәр Сибгатуллин.
"Ходай Тәгалә барыбызга да сабырлык бирсен инде. Бу аның тарафыннан бирелгән авыр сынау инде безнең өчен. Шул сынауларны бердәм булып узсак, бу хәлләр бүтән кабатланмас дип өметләнәбез", - ди Хәйдәр Сибгатуллин.
Бу җинаятьне тикшерү, эзенә төшү өчен Федераль Куркынычсызлык Хезмәте, полиция хезмәткәрләре дә килгән. Бүгенге көндә тикшерү бара. Без авылда вакытта полиция хезмәткәре килде. "Фаҗига инде бу. Тикшерү бара, җинаятьчеләрне табарга кирәк. Бөтен хезмәтләр шушы эшкә җәлеп ителгән", - диде, әмма җентеклерәк комментарий бирүдән баш тартты.
Нет комментариев