Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гүзәлем Салават Миңнехановтан китә? Бәхетле пар нигә аерылган?

Җырчы Гүзәлем, чемодан тотып, Салават Миңнехановка "мин синнән китәм" дигән. Нәрсә булган?!


"Мин синнән китәм!" дип төшкән видео күпләрдә каршылыклы фикерләр, сораулар тудырды. Бер-берсен өзелеп сөйгән, һәрвакыт бергә йөрүче эстраданың күркәм парына ни булган? Гүзәлем кая китәргә җыена?


"Тугыз көнгә Төркиягә ял итәргә китәм, Алла боерса. Әмма Салаватсыз гына. Әлбәттә, үзем генә барырга куркам, шуңа күрә каенанам һәм килендәшнең гаиләсе - барлыгы җиде кеше барачакбыз. Май аенда Төркиядә эссе булмаса да, көч җыеп, ял итеп кайтасым килде. Төркиягә баруымның тагын бер сәбәбе - әле бер тапкыр да ул илдә булганым юк", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәлем.


Салават Миңнехановның ни өчен хатыны белән Төркиягә бармавын үзеннән сорарга булдык. "Кайчаннан бирле борын белән интегәм. Авыз белән сулап йөрү авыр, өстәвенә җырлаганда да комачаулый башлады. Уразага кергәнче, борынымны дәваларга уйладым. Минем бик яхшы таныш табибым бар. Бервакыт тавышым бетеп, аңа мөрәҗәгать иткәч, онлайн режимда тиз арада дәвалаган иде. Аны хәзер артистлар да сорап шалтырата", - диде Салават Миңнеханов.

Реклама


Гүзәлемгә - күңелле яллар, ә Салаватның тизрәк сәламәтләнүен телибез!


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев