Гүзәлем: «Балалар да, карьера да түгел, беренче урында ир булырга тиеш»
"Гаиләдәге иң зур хата - хатын-кызның тормыш приоритетларын дөрес куймау. Беренче урынга ире буласы урынга, алар балаларны, карьераны, өйне куя. Моңа мисаллар күп: хатын-кыз өйдән чыкканда, матурланам дип, озак әзерләнә: прическа, макияж ясый, кием һәм бизәнгечләрне озак сайлый... Ә өйгә кайткач, туфлиен гади тапочкига, күлмәген халатка алыштыра һәм макияжын шундук...
Әлбәттә, бу сүзләр язылучылар арасында ике төрле фикер тудырган. Кемдер "беренче урында - ир", ди, ә кемдер балалар дигән.
Җырчы Иркә дә үз фикерен язып калдырган: "Ни генә булмасын, балалар иң якыныдыр инде. Әмма бу минем фикер. Иреңне артык нык ярату да шулай ук төрле авырлыклар китерергә мөмкин", - дигән. Ә Рәфинә Ганиуллина: "Лаеклы ир булса, әлбәттә, ул беренче урында!" - дигән.
Тагы бер язылучы кызыклы комментарий калдырган: "Хатын-кыз ир-атны өстенрәк куйган саен, ир-ат моңа ияләшә һәм гаиләдә балалар тугач, хатын-кыз нигәдер начар булып кала, ә ир-ат - хан! Мин иремне бик яратам, әмма аның пешкән аш ашарга өстәл янына утырып кашык биргәнен көтеп утыруы җенемне чыгара", - дигән.
Ә Сез ничек уйлыйсыз? Гаиләдә беренче урында кем булырга тиеш?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев