Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ГҮЗӘЛ УРАЗОВА БЕЛӘН ИЛДАР ХӘКИМОВ: ТАМАШАЧЫНЫҢ АКЧАСЫ БУЛСА, БЕЗНЕКЕ ДӘ БУЛА, АКЧАГЫЗ БЕТМӘСЕН ДИП ТЕЛИБЕЗ

Кичә Татарстанның парлы җырчылары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның эксклюзив концерт программасы Казан тамашачысы хөкеменә тәкъдим ителде.

Март анда төбәкләргә гастрольләр белән йөрүләренә карамастан, артистларның йөзләрендә арыганлык-талчыганлык һич кенә дә сизелмәде. Энергиясе ташып тора иде Гүзәлнең, тамашачы шул энергия әсирлегендә утырды. Тынгысызрак җаннар торып басып биеп тә алды.

Әллә һәр җырны биеп җырлавы, әллә эксклюзив костюмнар, әллә җырлавыннан да арттырып оста сөйләргә тырышулары белән тамашачыны үзенә гашыйк итте алар. Концерт тәмамлангач та, яраткан Уразовалары белән фотога төшәргә ярты сәгать, аннан да артыгы белән чиратта торырга риза булдылар. Гүзәл исә соңгы тамашачыга кадәр сабыр булды: йөзеннән елмаю китмәде, селфи кирәк дисә, селфига төште, автограф, истәлек язулары сораучыларга анысын да язды, үзенә сырышкан балаларга ягымлы сүзен жәлләмәде.

Аз җырламадылар, күп сөйләмәделәр

Уразова белән Хәкимов концерт башында сәхнәгә биючеләре белән биеп чыктылар да, үзләрен 14 нче сезон эксклюзив программасының эксклюзив алып баручылары дип тамашачыга тәкъдим иттеләр. Алмаш-тилмәш сөйләп, җырлап сәхнә тоттылар.

- Башка вакытта алып баручылар була иде. Тамашачы "Аз җырладылар, күп сөйләделәр" дип кайтып китә иде. Бу юлы үзебез сөйләргә, күбрәк җырларга булдык, - диде Гүзәл.

Сөйләү көч-хәлне алып, җырлауга комачауламыймы соң, дип сорыйм Гүзәлдән тәнәфес вакытында.

- Концертны тулысы белән үзебез алып бару беренче тапкыр. Энергияне, әлбәттә, ала. Әмма халык белән бер дулкында булуны бер нәрсә белән алмаштырып булмый. Шуңа күрә иң асылы, иң яхшысы - тамашачыларның артист белән бер сулышта булуы. Концертта тамашачы белән бербөтен булып утыру - иң мөһиме, - ди ул.

Алып бару дигәннән, сөйләүләре ярыйсы гына, үзләренчә шаяртмакчы да булалар, яшьлек хатирәләрен мәзәк итеп сөйләп көлдерергә тырыштылар. Концертның башыннан азагына кадәр бер-берсенә карата "җаным-бәгърем" сүзләре өзелмәде. Тамашачыларны да җай чыккан саен "җаныкайларым" дип "майлап" кына тордылар.

Гүзәл нинди травма алган?

- Гүзәл кечкенәдән җырчы булырга хыялланган дисезме? Юк, спорт белән шөгыльләнгән ул, өстәл теннисы буенча чемпионка да булып йөргән. Кечкенә чагында травма да ала әле ул, бу хакта беркемнең язганы юк. Өстәл теннисы уйнаган вакытта баш бармагының тырнагы кителеп төшә. Алып китәләр больницага, шунда Гүзәл табиб булу турында хыяллана башлый. Аннары кан куреп аңын җуя, шуннан соң гына җырчы булам дип йөри башлый, - дип сөйли Илдар Хәкимов.

Гүзәлнең кулын сорарга кайткан көннәргә дә "кайтып килде" Илдар. Әти-әниләре күрмәгәндә, коймакны берәмләп түгел, икешәрләп "сыпыртканын" да исенә төшерде.

Диета файдага булганмы?

Гүзәл исә ике җыр саен яңа костюм, башына мөгезле, чуклы таҗлар киеп чыкты. "Тайский-татарский мөгезбикә костюмы бүләк иттеләр Кытайда", - ди ул. Билләрне нечкәртер өчен диетага да утырып караган көннәре турында сөйләде. Тик бу диета аның өчен саташулы төшләр белән тәмамланган.

- Дүртенче көнгә ачлыктан төш күреп ятам. Имеш, лапша тулы ваннада ятам, астында ит икән...Шуннан бирле диетасы үзләренә булсын дип тотмадым. Шуңа күрә лапшаны киеп йөрим хәзер, - дип, чуклы костюмына ишарәләде.

Гүзәл Уразова кайнанасына кунакка чакырды

Гүзәл Уразованың күңелгә кереп калган җырларының берсе - кайнана турындагысы.

- Ничә ел җырлап, кайнана-кайната турында җыр башкарганым юк иде. Альфред Якшимбетов белән җыр иҗат иттек. Әгәр юлыгыз Башкортстанның Әлшәй районы Тронташи авылы аша уза икән, минем кайнанага кунакка керегез. Кайнанам бик әйбәт минем, - диде Гүзәл.

Кемерово фаҗигасе корбаннарына багышлап...

Концертта уен-көлке, күңелле, дәртле җырлар гына түгел, күңелләр тулырлык мизгелләр дә булды. Үзе дә өч бала анасы Гүзәл Уразова Кемероводагы фаҗигане искә алды.

- Бу көннәрдә барыбызга авырлык килде. Әз генә тын калып, балаларны искә алып, ата-аналарына Ходай чыдамлык, көч бирсен иде, дип телисе килә. Соңгы вакыйгалар халыкны берләштерде. Безгә уйлану, сабак, гыйбрәт булсын иде. Балаларыбызның сөенечләрен күрергә насыйп булсын! Бер-беребезнең кадерен белеп яшик, - дигән теләкләрен юллап, "Онытмагыз" җырын багышлады.

Бу җыр барышында шәхсән үзем ирексездән шушы УНИКС залын Кемероводагы кинозалга тиңләдем. Ишек төбендә тилмереп өелешеп торган балалар күз алдына килеп басты.

Сәхнә тулы бала-чага

Балалар дигәннән, алар кинәнде кичәге концертта. Чәчәк бүләк итәргә менгән бер бала да игътибарсыз калмады. "Балаларым" дигән җырын башкарганда, сәхнәгә Гүзәлнең өч баласы - Эллари, Камилә, Самир чыкты. Нәни тамашачыларын да үзе янына сыендырды Гүзәл. Йомшак уенчыклар белән бизәлгән күлмәк кигән Гүзәл янына сәхнә тутырып балалар чыгып басты.

Реклама

Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова үзләрен чын патриотлар итеп күрсәттеләр. Берничә чыгышын алар Татарстан флагы рәвешендә ясалган костюмнарында башкарды.

- Безнең кебек уңган, тырыш, тыйнак, гади халык бүтән бер җирдә юк. Үзебезнең халыкка гомер буе хезмәт итәргә әзермен, дип Гүзәл "Бас, бас, татар бас..." җыры белән сәхнәне дер селкетте.

"Тамашачының акчасы булсын дип дога кылабыз"

Тамашачылардан килгән хатларга, запискаларга да мөмкин булганча җавап бирде Гүзәл. Тамашачылар сораган берничә җырны берәр куплет "а капелла" башкарды.

- Казан тамашачысы кебек тамашачы беркая юк. Бер яратса мәңге ярата. Казан ул сынап карап утырса да, дөрес бәя бирә белә. Казан тамашачысы ул инде күпне күргән, күпне кичергән. Әйтәсе килә: күп концертлар арасында алар безне сайлап, елдан-ел тагы да күбрәк булып киләләр, ел да яңа тамашачылар өстәлә. Елдан-ел тәҗрибә дә, таләпләребез дә арта. Тамашачыларыма хезмәт итәргә әзермен, - дип сөйләде җырчы "Интертат" хәбәрчесенә.

Тамашачыларны бик кайгыртуын Илдар Хәкимов та ярымшаяру белән әйтеп узды:

- Акчагыз булса ярый, дип догалар кылып утырабыз. Сезнеке булса, безнеке дә була. Акча күп булса да бетә, әз булса да җитә, ди торган иде әбекәем.

Сүз уңаеннан, Илдар концерт барышында тамашачыдан "Кешегә яшәр өчен нәрсә кирәк?" - дип сорады. Берәуләр "акча" дип кычкыргач, "әйе шул, кая барсаң да, акча кирәк хәзер. Менә без дә акчагыз булуын телибез", - диде Илдар.

Гүзәлнең күркәм сыйфатларыннан аның бию осталыгын игътибарга алу кирәк. Җыр саен яңа бию, һәм һәр хәрәкәте, элементы төркемдәге биючеләрнекенә тәңгәл, аякларына күз иярми.

Ул кадәр биюне ничек өйрәнеп бетердегез, биюләрне тиз отасызмы, дип сорыйм аннан концерт тәмамлангач.

- Дөресен генә әйткәндә, былтыргы сезонда бию өстендә эшли башлаган идем мин. Берничә җыр белән биеп чыга идем, быелгы сезонда арттырдык биюләрне. Әйтергә кирәк, миңа ул ошый, кызлар да булдырасың, синең яхшы килеп чыга, диләр. Үзем гомеремдә биегәнем булмады, әмма ләкин биегән кешеләргә сокланып яшәдем, биючеләрне яратам. Үземнең шушы өлкәгә яртылаш аяк басуыма шатмын, моңа бәя бирсәләр, минем өчен ул зур бәя инде, - диде Уразова.

Гүзәлнең, концертның өченче өлешендә әле фотога да төшәсе бар, дигән сүзе тамашачыга җитә калды. Гадәттә, тамашачылар гардеробка ашыксалар, бу юлы баласы-чагасы, үсмере, олысы телефоннарын сузып, җырчының гримеркадан чыгуын көтте.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев