Соңгы атналарда таныш-белеш арасында тын юллары вируслы чирләре белән авыручылар күбәйде. Гаиләләре белән чирләп ятучылар бар. “Ирем, көн җылы дип, җиңелчә генә киенеп чыгып киткән иде, салкын тидереп кайтты: температурасы күтәрелеп, башы авыртырга тотынды. Икенче көнне өч яшьлек оныгыбыз да, чирләп, урынга егылды. Өченче көнне үзем хәлсезләндем. Быел грипп тизрәк килеп җиткән, ахры. Беркөнне телевизордан санитария табибы да шул хакта сөйләп торды”, – ди Питрәч районында яшәүче Фәридә апа Шакирова.
Узган атнада республикада тирән сулыш юллары вируслы чирләре (ОРВИ) белән 15 меңнән артык кеше авырган. Бу уңайдан шушы көннәрдә Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина: “Грипп эпидемиясе бусагасына әкренләп якынаябыз”, – дип кисәтте. Аның фикеренчә, тирән сулыш юллары вируслы чирләре белән авыручылар атна саен арта һәм, болай дәвам итсә, грипп эпидемиясе декабрь азагында ук безгә килеп җитәргә мөмкин. Хәзергә Россиянең өч төбәгендә шул хәл күзәтелә, күбрәк мәктәпкәчә яшьтәге балалар авырый. Бездә тын юллары вируслы чирләре ноябрь аенда ук үзен сиздерә башлаган. Әлегә грипп очрагы берәү дә теркәлмәгән һәм, ОРВИ белән чирләп, авыр хәлдә хастаханәгә эләгүчеләр дә юк.
Быел Татарстанда гриппка каршы 1 миллион 800 меңгә якын кеше прививка ясаткан. Дөрес, вакцина ясатырга кирәклеге хакында өндәүләр дә, аңлатулар да башка еллардагыга караганда күбрәк булды шикелле. Гриппка каршы иң үтемле чара турында кисәтергә сәбәпләр дә чыгып кына торды. Көзге айларда кызылча, туберкулез һәм башка йогышлы чирләр белән авыручылар булды. Боларны да белгечләр вакцина ясатмау аркасында дип аңлаттылар һәм шул ук вакытта гриппка каршы прививка кирәклеген дә һәрдаим искә төшереп тордылар.
Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 2018-2019 елларда гриппның А һәм B төркемнәре (H3N2 һәм H1N1) булачагын фаразлаган иде. Ул хәбәр иткәнчә, киләсе елда Россиядә җитештерелгән яңа вакцина кулланылышка керәчәк. Хәзер әлеге препаратны теркәү эше бара. “Консервантсыз һәм иммуномодуляторсыз яңа төр эшләнмә гриппның дүрт штаммын үз эченә алачак һәм сыйфаты ягыннан чит ил вакцинасыннан бер дә калышмаячак”, – дип ышандыра белгеч.
Ә хәзер, теләгең булса да, прививка ясатырга соң инде. Вакцинация сентябрьдән ноябрьгә чаклы башкарылды. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече Халит Хәйретдинов әйтүенчә, грипп эпидемиясе хакында сөйләргә иртәрәк әле. Роспотребнадзор белгечләре атна саен яңа саннар китереп, эпидемия бусагасы турында кисәтә. Узган елларны искә төшерсәк тә, гриппның котырган чагы – эпидемия, гадәттә, гыйнвар азагы, февраль башына туры килде. Кайбер елларда тагын да соңрак башланды. Ә авыручылар кисәк артып китәргә дә һәм шул ук вакытта күтәрелеш сизелмәскә дә мөмкин. Әйе, андый елларны да хәтерлибез, һәм бу сезонда ниләр буласын төгәл генә беркем әйтә алмый.
Хәзер чиргә каршы нишли алабыз? Халит Сәүбән улы урамга чыкканда җылы киенергә, тын юллары аша эләгүче вируслы чирләр белән авырмас өчен С витаминына бай азык-төлек кулланырга, сарымсак-суган ашарга киңәш итә. Көннең җылы, дымлы торуы вирус таралырга уңай җирлек тудыра. Салкын булганда вируслар кими. “Тирән сулыш юллары инфекциясе дигәндә, бер төрле генә вирусны күздә тотмыйбыз, аның 200дән артык төре бар, – ди Халит Хәйретдинов. – Ә кеше авырый башлаганда билгеләре бер үк булырга мөмкин: температура кисәк 37-39 градуска кадәр күтәрелә, борын тыгыла, буыннар, мускуллар авырта, йөткертә, калтырата. Авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, тирә-юньгә вирус таралганлыктан, якыннары да чирли башлый. Шуңа күрә битлек киеп йөрергә, идәнне, җиһазларны юеш чүпрәк белән ешрак сөртергә киңәш итәбез. Олы кеше авырганда иммунитеты нык булмаган балалар да чиргә тиз бирешә. Шуңа күрә мондый вакытларда сабыйлардан ераграк торырга кирәк”.
Кайбер кешедән ОРВИ, грипп белән авырганда, дару эчсәң – җиде көндә, эчмәсәң – бер атнадан тереләсең, шуңа күрә болай гына дәваланам дип әйтүчеләр бар. Баш эпидемиолог бу җәһәттән шундый киңәш бирде: “Андый фикерләрне безгә дә әйтәләр. Табиб вируска каршы препаратлар билгеләгән икән, аларны алып эчәргә кирәк. Дарулар өзлегүләр килеп чыкмасын, авыру озакка сузылмасын өчен мөһим. Дару кулланмаган һәрбер кешене өзлегү көтә дип куркытасым килми, әмма саклану зыян итмәс. Грипптан соң йөрәк-кан тамырлары системасы, сулыш юллары чирләре килеп чыгарга, иммунитет какшарга мөмкин. Вакцина вирусның берничә компонентына каршы торырга ярдәм итсә, заманча препаратлар да төрле вируслардан котылырга булыша.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 180, 12.12.2018/)
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев