
Татарстанда да авыручылар саны күбәйгән, кош гриппы таралган икән дигән имеш-мимешләр йөри. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, мониторинг тикшерүләре нәтиҗәсендә, күчмә кош - кыр үрдәкләрендә чынлап та А гриппы ачыкланган булган.
- Бу тикшерүләр белән Новосибирск шәһәрендәге «Вектор» фәнни-тикшеренү институты шөгыльләнә. Әлегә алардан рәсми җавап юк. Шуңа да республикада кош гриппы бар дип әйтеп булмый. 20сеннән 26 мартка кадәр Татарстанда грипп һәм тын юллары вируслы инфекциясе белән 15523 авыручы теркәлгән. Бу күрсәткечләр, узган атна белән чагыштырганда, 5,6 процентка кимрәк, - дип аңлаттылар Роспотребнадзорның Татарстан идарәсендә.
Кыскасы, грипп чигенә.
Нет комментариев