«112 бердәм номерына Тукай районыЯңа бистәдә коткаручылар ярдәме таләп ителүе хакында хәбәр килгән. Тынычлык урамындагы бер шәхси йортта яшәүче хатын-кыз аш бүлмәсендә зур үрмәкүчкә тап булган һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән», - дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Коткаручылар үрмәкүчне тотып банкага салган һәм урманга алып киткән.
Татарстан Республикасының Кызыл китабында язылганча, көньяк рус тарантулы (аны халык телендә «дала үрмәкүче» дип тә йөртәләр) республиканың бөтен территориясендә очрый. Әлеге үрмәкүч таралган урынның төньяк чиге Казан киңлегендә уза, шулай да елга үзәнлекләрендәге комлыклар буйлап ул тагын да төньяккарак үтеп керә.
«Үрмәкүч-бүреләр гаиләсенә керүче Lycosa singoriensis –Урта Азиядән башлап Россиянең урта полосасына кадәрге ареал перифериясендә чикләнгән яшәү урыны булган сирәк төр. Гомумән алганда, алар Татарстанда күп түгел. Мисал өчен, Марий Элда әлеге үрмәкүч күбрәк очрый. Ел дәвамында аларга тап булуга бәйле өч-дүрт очрак кына теркәлә», - дип белдерде КФУның фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев.
Үрмәкүчнең төсе үзгәрүчән, ул, гадәттә, котраст кара нокталар һәм соры, көрән төсләрнең катнашмасыннан гыйбарәт. Әлеге үрмәкүчләр пәрәвез мендәрдән түшәлгән ояларда яши.
Тарантуллар, нигездә, бөҗәкләр белән туклана, ауга төннәрен чыга – көндез оядан торып табышны каравыллыйлар. Җәй башында анасы йомырка сала. Йомыркадан чыккан нәни үрмәкүчләр, әнисенең аркасына менеп, берничә көн аңа «ябышкан» килеш ачык һәм дымлы урыннар буйлап сәяхәт итә. Шундый сәяхәтләр вакытында ана үрмәкүч әледән-әле арткы тәпиләре белән балаларын селкеп төшерә. Шул рәвешле, үрмәкүчләр төрле җиргә тарала.
«Гадәттә, кеше тарантулга тап булгач куркып кала. Җәйге кичләрдә еш очрый торган гадәти агулы үрмәкүчләр – бер хәл, ә сирәк очрый торган тарантул – бөтенләй икенче. Иң яхшысы - үрмәкүчкә кагылмаска кирәк. Алар фәкать инстинкт белән яши: тотып алсаң – тешли, куркытсаң – кача», - ди Николай Шулаев.
КФУ доценты искәрткәнчә, дала үрмәкүче өйләргә бик сирәк керә. Чаяннардан аермалы буларак (алар, мисал өчен, Кавказда ашарга эзләп өйләргә шактый еш «сугыла»), тарантул авыллар, бигрәк тә шәһәрләрдән еракта яши.
«Әлеге үрмәкүч сезнең ишегалдында яшәмәячәк. «Бәйләнчек булмаган» бу бөҗәк урман буйларында яки кеше сирәк йөри торган комлы яр буйларында үзен рәхәтрәк хис итә. Миңа аларны кайбер шәһәрләр тирәсендә, хәтта Казан янында очратулары турында сөйләгәннәре булды. Әмма бу кагыйдәләрдән искәрмә генә», - диде Шулаев.
Белгеч сүзләренчә, әлеге үрмәкүч тешләү аркасында кеше үлми, әмма ул агулы. Ул тарантулның Татарстанда бер кешене тешләвенә бәйле бердәнбер очракны искә төшерде. Анысы да кешенең гадәти булмаган җан иясе белән уйнарга теләп, аны кулына алуы аркасында булган.
«Тарантул тешләгән очракта, канны агызу өчен, кечкенә генә тишек тишәргә кирәк. Ул чагында бу аяныч нәтиҗәләргә китермәячәк һәм барысы да бер тәүлек эчендә узачак. Болай эшләмәгән очракта, үрмәкүч тешләгән урын кабарып чыгарга һәм кәеф начараерга мөмкин, шуннан да артык түгел. Иң яхшысы, шунда ук медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез. Балалар турында сүз барганда, бигрәк тә», - диде КФУ доценты.
Нет комментариев