Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Городки спорт төре буенча идел буе федераль округы чемпионаты

2022 елның 22 маенда Байлар Сабасында урнашкан олимп стадионында городки спорты буенча Идел буе федераль округы чемпионатының ябылу тантанасы узды.

Тантанада мәртәбәле кунаклар: Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Рамазан улы Гарипов, баш судья Сергей Николаевич Талов катнашты. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

 Шәхси зачетта:

1 урын Кияев Дмитрий (Түбән Новгород өлкәсе);

2 урын Вечканов Алексей (Түбән Новгород өлкәсе);

3 урын Щавелев Вячеслав (Саратов өлкәсе).

Команда зачетында:

Реклама

1 урын Саратов өлкәсе;

2 урын Түбән Новгород өлкәсе;

3 урын Татарстан Республикасы.

Барлык призерлар да грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар телибез!

 

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев