Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гөлназ Асаева күкрәкләренә пластик операция ясату-ясатмавы турында: «Сез башта әниемә карагыз!»

Соңгы арада Гөлназ Асаева Инстаграм челтәренә ачык киемдә төшкән фотолар куя башлагач, язылучылары аны күкрәкләренә пластик операция ясаткан диде.Элвин Грейга кияүгә бирүдән туктаганнар иде генә төсле, җырчыны төнге клубта "сугыштырдылар", ә хәзер башка әйберләргә бәйләнәләр. "Халык әйтсә, хак әйтә", - дисәләр дә, бу хакта Гөлназның үзеннән сорашырга булдык.

- Беренчедән, мин - мөселман хатын-кызы һәм ни өчен мин андый адымга барырга тиеш? Аллам сакласын! Сез башта әниемә, аның тән төзелешенә карагыз! Күрәсең, аңа охшаганмын. Элегрәк ябык, кечкенә кыз булсам, хәзер "түгәрәкләнеп" барам. Ә аннары, миңа бит әле 19 гына яшь... Организм 25кә кадәр үсеш кичерә диләрме әле?!..
- Җәннәт турында да сорыйсы килә. Сез хәзер үзегезне шулай атыйсыз. Җәннәт Гөлназдан нәрсә белән аерыла?
- Элек гел озын күлмәкләр киеп, тыйнак образларда чыгыш ясасам, хәзер тамашачы мине кыскарак итәкләрдә дә, чалбарларда да күрә ала. Əмма ачык киемнәр киеп, ярым шәрә килеш сәхнәгә чыгарга җыенмыйм. Гомумән, сәхнәдә матурлыкны, этиканы сайлап каласы килә. Күптән түгел бер дуэт җырлайчыларның нәрсә кигәнен күреп, чәчем үрә торды. Нишләп андыйларны сәхнәгә чыгаралар икән ул?!
Репертуар да үзгәрде, татар һәм башкорт телендәге җырлар янына, рус телендәгеләр дә өстәлде. Тиздән Уфада сольный концертым, аннан соң тулысынча Мәскәүгә күченеп китәчәкмен.

    Зоя СОЛОШИНА
    Шәһри Казан

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

     

     

    Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

    Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

     

     

     


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев