Әмма үсеш белән үсеш арасында да аерма бар. Кайбер районнарда алга бару эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру, матди кызыксындыру чараларын актив куллану, намуслы тырыш хезмәт бәрабәренә булганда, кайберәүләр һаман да күрсәткечләрне күпертеп, түшәмнән алынган саннар белән мавыга.
Хәер, бу дөньяда кемнең башкалардан калышасы килсен? Район буенча берсеннән-берсе югарырак күрсәткечләргә ирешеп, танышларың, дусларың, туганнарың алдында горурланып яшәүгә ни җитә.
Намус белән эшләп, югары нәтиҗәләргә ирешүнең гөнаһы юк анысы. Макталса да, мактанса да урынлы. Тик менә бишне унбиш дип арттырып, юкны бар дип күрсәтүчеләргә ни әйтәсе?
Партия заманында җитәкче кәнәфиендә дәрәҗәле урын биләүчеләрнең бу юнәлештә шактый зур тәҗрибә туплавын хәтерлибез. Тик менә базар шартларында җитештерелгән продукция күләмен чамадан тыш арттыруның нигә кирәге бар? Әйтик, мал-туарның баш санын яисә савым күләмен күпертеп күрсәтүдән крестьян-фермер хуҗалыгына нинди файда? Ялган саннар сырлаудан керем артмый бит. Инвестор хуҗалыгында да юкны бар дип күрсәтүдән файда юк сыман.
Бар бугай шул. Аеруча урыннарда эшне тиешенчә оештыра алмаган район түрәләренә. Тикшерү килеп, ялганнары ачылса да, түрә үзе түгел, аның ярдәмчеләре гаепле булып кала бит. Төп ялганчы исә иң ахыр чиктә кисәтү алып котыла.
Мисаллар эзләп ерак барасы юк. Янәшә генә урнашкан Менделеевск һәм Алабуга районнары хуҗалыкларында узган тикшерүләр вакытында шактый хилафлыклар барлыгы ачыкланды. Нәтиҗәдә Менделеевск районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хәйдәр Һадиуллин һәм Алабуга районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдус Әхмәтов ялган күрсәткечләр өчен эшләреннән алынды.
Әйтергә кирәк, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика киңәшмәләрендә район җитәкчеләрен өстәп язуларның ахыры начар булачагы турында берничә тапкыр кисәтүенә дә карамастан, кайбер районнар бүген дә әлеге чирдән арына алмый.
Хәер, күрсәткечләрне ничек бар, шулай язсаң, тавыклар да көләрлек булганда, түрәләрнең башка чарасы да калмыйдыр. Җиң сызганып эшләүгә караганда, юкны бар дип язу күпкә җиңелрәк бит.
Редакция карамагында булган мәгълүматлардан күренгәнчә, күпертеп язулар күбрәк крестьян-фермер хуҗалыкларына кагыла. Алабуга районы авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан бирелгән рәсми документларда дистәдән артык фермер хуҗалыгында мөгезле эре терлек саны 482 башка арттырып күрсәтелә.
Шунысы гаҗәп: фермерлар М.Шакирҗанов, Д.Заманов, Р.Алиев һәм башкалар раславынча, хуҗалыкларында бу кадәрле мөгезле эре терлек барлыгын белмәгәннәр. Фермер Андраник Никосян исә хуҗалыгында 200 баш сыер барлыгын бары тик тикшерүләрдән соң гына ачыклаган. Минем беркайчан да сыер асраганым булмады, дип аптырый.
Фермер Рәмис Алиев хуҗалыгында рәсми отчетта мөгезле эре терлек саны 43 дип язылган. Фактта исә фермерның 34 баш мөгезле эре терлеге бар. Фермер Сергей Шалин да, үз хуҗалыгындагы терлек санын 30 башка арттырып язу кемгә кирәк булды икән, дип аптырый.
Кемгә булсын, район җитәкчеләренә инде. Ни өчен дигәндә, кәгазьдә Алабуга сыерлары республикада иң күп сөт бирүчеләр рәтендә икән бит. Оператив мәгълүматларга караганда, кайбер фермер хуҗалыкларында бер сыердан савылган сөт күләме Гиннесс китабына кертерлек – 80 килограммга җитә. Отчеттагы саннарга ышансаң, Н.Праздников хуҗалыгында бер сыердан – 36, М.Шакирҗанов хуҗалыгында 29,2 килограмм сөт савалар икән.
– Нинди 80 килограмм булсын? Гадәттә, 10-15 килограммнан артмый, – ди фермер Динарис Заманов.
Алда әйтелгәнчә, фермерлар бу турыда белмиләр дә. Аның каравы, район буенча савылган сөт күләме ике тапкыр арткан. Тик мондый күрсәткечләр белән ерак барып булмый шул.
Камил Сәгъдәтшин
(“Ватаным Татарстан”, /№ 129, 08.09.2018/)
Нет комментариев