Гинекология кабинетларына видеокамералар куялармы?
Бу тәҗрибә Калининград өлкәсендә башланган. Татарстанга да килеп җитәрме?
Аның сүзләренә караганда, узган елның көзендә бала тудыру йортыннан юллама буенча ул хатын-кызлар консультациясенә килә, анда аңа УЗИ ясарга тиеш булалар.
Ханым кушетка каршында видеокамера күреп ала һәм бу хакта юристлар белән киңәшләшә. Алар моны законсыз дип әйтә һәм төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итә. "Алар бик тиз җавап бирде, имештер, консультация — ул ябык учреждение түгел, шуңа күрә анда видеокамералар куярга ярый", — дип сөйли ул.
Шуннан соң Серебренникова прокуратурага хәбәр итә һәм камераларны демонтажлау таләбен куя. Шикаять хатын-кызлар консультациясенә җибәрелә. Анда, пациентларның бернинди хокукларын да бозылмый, дип җавап бирәләр.
Тикшерү комитеты бу хәл буенча тикшерү эшен башлаган. Вәзгыять ведомствоның үзәк аппаратында контрольгә куелган.
Уфадагы 3нче балалар тудыру йорты хатын-кызлар консультациясенең җитәкчесе Флера Ташбулатова бу хәлгә мондый коментарий бирә:
- Видеокамералар һәр консультациядә бар. Әмма алар кабинетта түгел, ә ишек алдында, коридорда, складта куелган. Хатын-кызларны караган бүлмәләрдә аларның кирәге юк.
Менә тынычландырдыгыз, рәхмәт яугыры...
Фото: http://www.rodili.ru
Автор: Резида Валитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев