Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Татарстанда салкын һава торышы сакланачагын әйтте

Алдагы көннәрдә Татарстанда салкын һава торышы саклана – температура нормадан 6-7 градуска түбәнрәк булачак.

Россиянең берничә төбәгендә, киресенчә, аномаль эссе һава торышы көтелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә. 

Татарстаннан тыш, аномаль салкын һава торышы Оренбург, Киров, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә һәм Башкортстанда да сакланачак, дип искәртте Вильфанд. Свердловск өлкәсендә тагын да суыграк булачак – температура +8..+13 градустан да югары күтәрелмәячәк.

Шул ук вакытта, якын көннәрдә Магадан өлкәсе, Якутия, Чукот автономияле округы, Красноярск крае, Тыва һәм Хакасиядә +28..+36 градуска кадәр аномаль эссе һава торышы көтелә.

Реклама

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, иртәгә республикада көндез һава +15..+20 градуска кадәр җылыначак. 23 һәм 24 июньдә салкынча һава торышы саклана, көндез температура +19..+24 градус тәшкил итәчәк. Шимбә, 24 июньдә, урыны белән яңгыр явачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев