Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Георгий тасмасын тагу буенча Россиядә кагыйдәләр катгыйланды

Хәзер тасманы пиджакның күкрәк турысындагы кайтармасына гына тагарга рөхсәт ителә.

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте 9 Май бәйрәме алдыннан Георгий тасмасын тагу буенча Россиядәге яңа кагыйдәләрне җиткерде. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.

Яңа регламент буенча тасманы пиджакның күкрәк турысындагы кайтармасына гына тагарга мөмкин. Ике ел элек булган кагыйдәләр аны автомобиль антеннасына яисә сумкага тагарга рөхсәт итә иде. Элеккечә үк аны башка бәйләргә, билдән түбән урыннарга беркетергә ярамый, дип хәбәр итә "Афиша Daily".

Искәртеп үтик, һәр ел уза торган "Георгий тасмасы" акциясе Россиядә 24 апрельдә старт алды. Әлеге чара кысаларында волонтерлар тасмаларны түләүсез өләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев