Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Гашыйклар көне" (Изге Вәли) турында кызыклы 35 факт

Тиздән "Гашыйклар көне" ("Изге Вәли" дип тә йөртелә). Әлеге көн турында кызыклы фактлар.

1. "Гашыйклар көне" (яки Изге Вәли) бөтен дөнья буенча нәкъ 14 февраль көнне билгеләп үтелә.

2. Бу бәйрәм мәхәббәттән газапланучы Валентин хөрмәтенә (день Святого Валентина) шулай аталган.

3. Безнең эрага кадәр 498 елда Геласий ата (Папа Геласий) 14 февральне - Изге Вәли көне дип атаган.

4. АКШта 1777 елдан бирле әлеге көнне зурлап бәйрәм итәләр.

5. Бу көнне дөньяда 50 миллиардтан артык роза сатыла.

6. 14 февральдә дөньяда 9 миллион кеше йорт хайваннарына бүләкләр ала икән.

7. Япониядә 14 февраль - Ирләр бәйрәме.

8. Бу көнне хатын-кызлар ирләргә караганда 2 тапкыр азрак акча тота.

9. Иң беренче "валентинка" герцог Чарльз Орлеанский тарафыннан 1415 елда ясалган.

10. Пар күгәрченнәр - әлеге бәйрәмнең рәсми символлары.

10. Иң күп сатылучы бүләк - шоколад һәм төрле конфетлар.

11. Иран һәм Согуд Гарәбстанында бу бәйрәмне бәйрәм итү тыелган.

12. Әлеге бәйрәмне каршылау йоласы Англиягә барып тоташа.

13. 14 февральдә немецлар рухи сәламәтлек көнен билгеләп үтә.

14. Бу көнне үз-үзенә кул салуларның 75%ы бәхетсез мәхәббәт аркасында килеп чыккан фаҗига дип аңлатыла.

15. Франциядә бер-береңә шигырьләр бүләк итү йоласы яши. Ә хәзерге вакытта асылташлар бүләк итү киң таралган.

16. Финляндиядә 14 февраль - Хатын-кызлар көне.

17. Италиядә бу көнне "баллы көн" дип атыйлар.

18. Хатыннары янына бүләксез килгән ирләрнең 53%ы бу бәйрәмдә сөйгән ярларыннан колак кага.

19. 1868 елда Ричард Кердбэри тарафыннан иң беренче тапкыр коробкалы шоколад тәкъдим ителә.

20. Бу бәйрәмдә 15% хатын-кыз үз-үзенә чәчәкләр бүләк итә.

21. 85% "валентинка"ларны нәкъ менә хатын-кызлар сатып ала.

22. Япониядә татлы ризыклар, эчке кием һәм бизәнү әйберләре бүләк итәләр.

23. Аптекаларда бу көнне "йөклелекне тикшерү тестлары" күп сатыла икән.

24. Урта гасырларда бу бәйрәмне "Кошлар туе" дип атаганнар.

25. Германиядә бу көнне яраткан кешесенең исемен язып суган утырту йоласы бар.

26. Ел саен Джульетта исеменә меңләгән котлау хаты килә.

27. Уэльста 14 февральдә йөрәкләр төшерелгән агач кашыклар бүләк итәләр.

28. Беренче котлау хатлары ("валентинка") 15 гасырда Франциядә барлыкка килә.

29. Узган гасырның 90нчы елларыннан әлеге бәйрәмне Россиядә дә билгеләп үтәләр.

30. Данияда бу көнне кипкән ак чәчәкләр бүләк итәләр.

31. Бу көнне бары тик 75% ир-ат кына чәчәкләр ала.

32. Немецлар бу көнне төсле ленталар белән психиатрия хастаханәләрен бизиләр.

33. 2010 елда Мехикода массакүләм үбешү буенча рекорд куелган.

34. Бу көнне бик күп парлар язылыша.

35. Иң яхшы бүләк - брилиантлар.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев