Гайбәт сүз сөйләнсә, аларның гайбәтенә керү санала
Мәгънәсез бәхәсне туктату – савап. Пәйгамбәребез андыйларга җәннәт вәгъдә итә.
Гайбәт сөйләп, булмаганны булды дип ялганлап, каргыш сүзләре әйтеп, кемгәдер яла ягып, зур гөнаһлар кылабыз. Болар барысы да телебезне тыймау аркасында ясалган гөнаһлар.
Алардан ничек сакланырга кирәк?
Әлеге сорауларга Шәһри Казанга Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
– Хәзрәт, тел ул байлык кына түгел, афәт тә икән.
– Тел – адәм баласына Аллаһы Тәгалә биргән иң зур нигъмәтләрнең берсе. Без телебез белән иман кәлимәсен әйтәбез, Аллаһны олылап зикер кылабыз, Коръән укыйбыз, үгет-нәсыйхәтләр сөйлибез. Аралашабыз, сөйләшәбез. Әмма шул ук вакытта телебез белән гөнаһ та кылабыз. Бервакыт Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм җәһәннәмнән коткара торган изге гамәлләр кылу турында сөйләгәч, телегезне саклагыз, ди. Шунда бер кешенең, йә Расүлуллаһ, телебез өчен җавап бирәчәкбезмени, дигән соравына Пәйгамбәребез, кешеләр җәһәннәмгә телләре белән кылган гөнаһлары аркасында ыргытылырлар, ди. Әбу Бәкер радыйаллаһу ганһе дә, телен тотып, шуның аркасында төрле бәла-казаларга дучар булдым, дип әйтә торган була.
– “Кем эндәшми, шул уңышка ирешә” дигән хәдиснең мәгънәсе дә шунда, димәк.
– Расүлебезнең тагын бер шундый хәдисе бар: “Дәшмәү – котылу”. Гөнаһтан саклану максатыннан сөйләшмәү ул – җәһәннәмнән котылу. Әмма бу сөйләшү тыелган дигән сүз түгел, кирәкле урында файдалы сүзләр сөйләргә ярый.
– Шаяртып сөйләшкән өчен дә гөнаһлы булып куюыбыз бармы?
– Диндә шаяртырга ярый, әмма хак сүз белән генә. Ягъни кешене көлдерү өчен генә ялган сөйләү тыела.
– 1 апрель шаяртуы да тыела булып чыгамы?
– Алдап шаярталар бит ук көнне. Димәк, тыела.
– Яшерен-батырын түгел, депутатларны да, җитәкчеләрне дә сүгеп алабыз...
– Гайбәт сүз сөйләнсә, аларның гайбәтенә керү санала. Пәйгамбәребез әйтүенчә, гайбәт ул – кардәшең үзе ишетә калса, аңа ошамаячак сүзләр. Кемнең генә гайбәте булмасын, җитәкчеме, гади кешеме – ул шул ук хөкемдә
– Намаз укый торган кешегә сүгенергә ярыймы?
– Сүгенү мөселман кешесе сыйфаты түгел. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, мөэмин кеше начар сүзләр сөйләргә тиеш түгел, ди, шул исәптән сүгенү сүзләрен дә.
– Үтәмисеңне белеп вәгъдә бирү гөнаһмы?
– Галимнәр әйтүенчә, кеше үтәмисен белә торып иншаллаһ дип әйтә икән, вәгъдәсез булып чыга. Вәгъдә үтәү исә динебезнең бер өлеше. Пәйгамбәребез, әгәр дә әманәтен үтмәсә, ул кешенең иманы камил түгел, вәгъдәсен үтәү сыйфаты булмаса, дине камил түгел, ди. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: “Биргән вәгъдәләрегезгә тугрылыклы булыгыз. Кыямәт көнендә һәркем вәгъдәләре буенча соралачак”, – ди (“Бәни Исраил”, 34). Пәйгамбәребез ант итүгә, вәгъдә бирүгә аеруча игътибарлы булган һәм һәрвакытта вәгъдәсен үтәгән.
– Диндә нәрсәләр белән ант итәргә ярый? Аллаһы Тәгалә белән ант иткән кешегә ышанмау гөнаһ түгелме, әгәр дә аның ышанычсыз кеше икәнен белсәң?
– Мөселманнарга Аллаһы Тәгалә һәм Аның сыйфатлары белән генә ант итәргә ярый, әйтик, “валлахи”, “билләһи” дип. Әни, бала, ипи-тоз белән ант итү тыела. Әгәр дә кеше Аллаһ белән ант итсә, асылда без аңа ышанабыз. Тик ул вәгъдәсенә, антына игътибарсыз булса, син аның бу сыйфаты турында белсәң, ышанмый аласың. Ә гөнаһы үзенә була. Аллаһ белән ант итеп үтәмәү – зур гөнаһ. Бу Аллаһы Тәгаләгә хөрмәтсезлек күрсәтү була. Әгәр дә үтим дип ант итеп, аны үтәмәсә, кәффәрәт кыла, ягъни кылган хаталар һәм гөнаһлар өчен, Аллаһның ярлыкавына ирешү нияте белән билгеле бер эшләрне эшләү. Ул колны азат итәргә, тик хәзер инде коллар заманы түгел, ун мескенне ашатырга яки киендерергә тиеш. Финанс хәле начар булса, өч көн ураза тота.
– Кешенең серен ялгыш башка бер кешегә сөйләсәң дә кәффәрәт кыласымы?
– Бу очракта кәффәрәт кыларга кирәкми. Аллаһ каршында тәүбә итәргә, кеше хакына кергән булса, аңардан гафу үтенергә тиеш.
– Динебез бәхәсләшүгә ничек карый? Хаклы булсаң да, бәхәсләшергә ярамыймы?
– Бәхәсләшүнең төрлесе була. Аллаһы Тәгалә Коръәндә динне аңлатканда күркәм рәвештә бәхәсләшергә куша. Үз сүзеңне түгел, хаклыкны өстен чыгару нияте белән бәхәсләшергә ярый. Әгәр дә бу бәхәстән бернинди дә файда булмавын сизсәң, хаклы булсаң да, аны туктатырга киңәш ителә. Аллаһ ризалыгы өчен мәгънәсез бәхәсне туктату – савап. Пәйгамбәребез андый кешеләргә җәннәт вәгъдә итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев