Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гадәти булмаган 10 үзенчәлекле кайнатма рецепты: үзе искиткеч тәмле, үзе җайлы

Җир җиләге яки карлыган кайнатмасы белән хәзер беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Ә уңган хуҗабикәләр һәрчак якыннарын һәм кунакларын ниндидер ят ризыклар белән сөендерергә ярата. Җиләк-җимешләрнең өлгергән чорында, гадәти булмаган варенье рецептларын белеп тору ярап куяр дип уйлыйбыз. "Интертат" газетасы туплаган рецептларны аш-су әзерләү дәфтәрегезгә теркәп куегыз, кирәге чыкмыйча калмас.


Бөтнек һәм лимон кайнатмасы


Кирәкле кушылмалар:


- 500 гр сабагыннан чистартылган бөтнек;
- 1 кг шикәр комы;
- 1.5 лимон;
- 1 литр су.


Эшләү тәртибе: бөтнекне ваклап турарга, лимонны кабыгы белән кискәләргә. Су өстәп, көчле булмаган утта 10-15 минут кайнатырга. Кайнатманы суытырга, сөзәргә һәм өстенә шикәр комы салырга. Барлыкка килгән сиропны акрын утта 2 сәгать тирәсе кайнатырга. Бөтнек-лимон тәме килеп торучы бу вареньеның төсе аксылрак була, шуңа күрә берничә тамчы яшел яки сары ризык буягычы тамызырга мөмкин.


Карлыган, миндаль һәм ачы борычтан ассорти


Кирәкле кушылмалар:


- 3 кг җитешкән кызыл карлыган;
- 400 г миндаль;
- 1 кг шикәр комы;
- 2 зур яки 3-4 уртача ачы борыч кузагы.


Эш тәртибе: кызыл карлыганны чистартып юарга, блендер яки иләк ярдәмендә издереп, бертөрле массага китерергә. Аны шикәр комы белән бутап, көчле булмаган утка кайнарга куярга. Шуңа чистартылган, кыздырылмаган миндаль һәм вакланган коры яки яңа өлгергән ачы борыч өстәргә. 1,5 сәгать кайнатырга. Бу кайнатма рецептында шикәр комы минималь күләмдә бирелә. Баллыны яратучыларга аны 2-2,5 тапкырга күбрәк салырга кирәк.


Яшел помидордан кайнатма


Кирәкле кушылмалар:


- 1/2 кг яшел помидор;
- 650 г шикәр комы;
- 200 мл су;
- 2-3 канәфер чәчәге;
- 1-2 кардамон орлыгы;
- 3-4 г корица.


Эш тәртибе: кечкенә яшел помидорларны юып, 12-15 минут кайнатырга. Аннан соң суын түгәргә. Шикәр сиробы ясап, шунда помидорларны салырга һәм 3 сәгатьтән дә ким булмаган вакытка калдырырга. Аннан соң 20 минут чамасы сүрән утта кайнатырга, суытырга һәм 2-3 сәгать тотарга. Бу этапларны тагын 3 тапкыр кабатларга: сиропта тотарга, кайнатырга, суытырга, тагын сиропта тотарга һ.б. Соңгы этапта әзер булганчы кайнатырга, ә сиропка тәмләткечләр салынган кечкенә капчык төшерергә (аны бераз тоткач кайнатмадан алып куярга).


Җир җиләге, ванилин һәм кара борыч кайнатмасы


Кирәкле кушылмалар:


- 0,5 кг җир җиләге;
- 0,5 кг шикәр комы;
- 1 аш кашыгы лимон согы;
- 1,5 г ванилин;
- 1/8 бал калагы изелгән кара борыч.


Эш тәртибе: Җиләкне чистартып югач, өстенә шикәр комы һәм ванилин салырга. Җир җиләге сок чыгара башлаганчы ял иттерергә. Башка кушылмаларны өстәп кайнатырга утыртырга. Сыек кайнатма яратучыларга аз гына, куе масса яратучыларга 1 сәгатькә якын кайнатырга.


Кара карлыган һәм имбирьдән кайнатма


Кирәкле кушылмалар:


- 500 г кара карлыган;
- 100 г имбирь;
- 300 г шикәр комы.


Эшләү тәртибе: ул гадәти кайнатма кебек әзерләнә, әмма иң элек юка имбир телемнәре (слайсы) өстәргә кирәк. Кайнатма баллы һәм авызны камаштыра торган килеп чыга, шуңа күрә һәркемгә дә ошамаска да мөмкин. Шулай да салкын тию һәм грипп вакытында иң яхшы чараларның берсе санала.


Киви һәм алмадан кайнатма

Реклама


Кирәкле кушылмалар:


- 4 шт. киви;
- 5 шт уртача зурлыктагы алма;
- 600 г. шикәр комы;
- 1 лимон согы;
- 15 мл су.


Эшләү тәртибе: алмаларны юып, кубиклап кисәргә һәм каралмасын өчен өстенә лимон согы сибәргә. Кивины әрчеп, шулай ук, кубиклап турарга һәм алма өстенә салырга. Су һәм шикәр комы өстәп 2 сәгатькә калдырырга. Аннан соң плитәгә куеп кайнатып чыгарырга һәм тагын 40 мин кайнатырга.


Груша һәм имбирь кайнатмасы. Баллы һәм хуш исле бу кайнатма ит белән бирү өчен дә, десерт өчен дә бара.


Кирәкле кушылмалар:


- 4 шт. груша;
- 0,5 кг виноград;
- 1 лимон согы;
- ½ аш кашыгы яңа өлгергән имбирь;
- 3-4 гвоздика чәчәге;
- 250 мл су.


Эш тәртибе: грушаларны юып, чистарткач яртыга яки 4кә бүләргә. Орлыгын һәм башындагы койрыгын калдырырга да була, болай ул үзенчәлеклерәк күренә. Грушалар өстенә ярты лимон суы агызырга. Виноград һәм грушаларны калын стеналы савытка салып, өстенә су кушарга һәм уртача утка куярга. Кайнап чыккач, тагын 20 мин кайнатырга һәм җимешләрне судан алырга, ә суын сөзеп орлыклардан арындырырга.Чиста җимеш суына барлык тәмләткечләрне өстәп сироп ясарга, аңа җимешләрне һәм ярты лимон согы өстәргә. Сүрән утта 20 мин кайнатырга, уттан алгач 6-7 сәг. ял иттерергә. Бу эшләрне 3-4 тапкыр кабатларга. Шул рәвешле, грушадан гадәти булмаган кайнатма 2-3 көн әзерләнә. Нәтиҗәдә грушалар пыяла кебек була, ә сироп матур төскә керә.


Нарат күркәсе кайнатмасы

Бу кайнатманы эшләү тәртибе күптөрле. Ә без тәкъдим иткәне бигрәк тә җайлы.


Кирәкле кушылмалар:


- 200 гр яшь нарат күркәсе (май аеннан - июнь уртасына кадәр җыела);
- 1 литр су;
- 0,5 кг шикәр комы.


Эш тәртибе: күркәләрне 15-20 мин. кайнаткач, шикәр комыннан сироп ясап өстенә сибәргә. Шуннан соң ярты сәгать сүрән утта кайнатабыз. Кайнатма әзер. Аны күркәләрсез генә, ылыс суында да әзерләргә була. Кайнатманы салкын тиюгә каршы, астманы дәвалауда, арыган чакта һ.б. авырулар вакытында кулланалар.


Шоколадлы чия кайнатмасы


Кирәкле кушылмалар:


- 1 кг чия;
- 500 г шикәр комы;
- 1 аш кашыгы какао;
- 100 г шоколад;
- лимон кислотасы.


Эш тәртибе: 1 кг чиянең төшен алып блендерда туратырга. Өстенә 500 г шикәр комы салып, суын чыгарганчы калдырырга. Аннан соң газ өстенә куеп кайнатып чыгарырга, 1 аш кашыгы какао, 1 аш кашыгы лимон кислотасы кушып тагын 20 мин кайнатырга. 100 г вакланган ачы шоколад өстәп эретергә. Әзер кайнатманы банкаларга тутырып кышка сакларга куярга. Аны бигрәк тә балалар яратып ашый.


Сливо һәм банан кайнатмасы


Кирәкле кушылмалар:


- 600 г төше алынган слива;
- 1 ст шикәр комы;
- 1 ст су;
- 2 банан;
- 2 аш кашыгы какао;
- 60 г әстерхан чикләвеге.


Эш тәртибе: төше алынган сливаларны 1 стакан шикәр комы, 1 стакан су белән сливалар тәмам йомшап беткәнче кайнатырга. Бананны чәнечке белән йомшартып, какао белән бутарга. Сливаларны суытып, бананлы пюре белән бутарга, әстерхан чикләвеге өстәп блендерда йомшартырга. Искиткеч тәмле бу кайнатманы үзен генә ашарга да, тәм-том әзерләгәндә эчлек итеп кулланырга да була.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев