Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иртәгә яшенле яңгыр, көчле җил сәбәпле сак булырга чакыра

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе төбәктә яшәүчеләрне бүген, 21 июньдә, һава шартлары бозылу хакында кисәтә.

«ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 9.00-18.00 сәгатьләрдә республикада һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, яшен вакытында җил тизлеге секундына 17-22 метрга (Казанда 15-20 метрга) җитәчәк, шулай ук кайбер урыннарда боз явуы ихтимал.

Шуңа бәйле рәвештә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәгеләрне киңәш итә:

Кече үлчәмле судно хуҗаларга суга кермәү хәерле, коткару, элемтә һәм навигация чараларын үзең белән алырга, ялгыз балык тотмаска кирәк.

Машина йөртүчеләргә торак пункттан читкә чыкмаска һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә.

Җил көчәйгән вакытта балкон, ишегалды һәм йорт яны территориясеннән беркетелмәгән әйберләрне алырга, тәрәзәләрне яхшылап ябарга. Кәрнизләр, реклама конструкцияләре, агачлар янында тормау хәерле. Көчле җил вакытында бинага керергә кирәк.

Яшен сукмасын өчен биек объектлар – агачлар, баганалар, печән кибәне һ.б. янында тормаска киңәш ителә.

Яшен сугып янгын чыкмасын өчен, корылмаларны яшен кайтаргычлар белән җиһазландыру зарур.

Яшен куркынычының беренче билгеләре күренүгә үк тиз арада ачык урыннан китәргә һәм бинага керергә кирәк.

Иминлек чараларын күрү тискәре нәтиҗәләрне булдырмаска ярдәм итәчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/gadattan-tys-xallar-ministrlygy-irtaga-yasenle-yangyr-kocle-il-sabaple-sak-bulyrga-cakyra-5889412

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев