Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана

Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Бүген көндезге уникедә FIFA.com/bilet сайтында футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы старт ала. Ул турнир төгәлләнгәнче дәвам итә. Бу хакта чемпионатның рәсми сайтында хәбәр ителә.

2017 елның сентябреннән FIFA.com/bilet сайтында 1 698 049 билет барлык ил җанатарлары арасында бүленгән. Аларның күп өлеше россиялеләргә туры килгән - 796 875 билет. Футболны яратучылар яшәүче беренче унлыкка АКШ, Бразилия, Колумбия, Германия, Мексика, Аргентина, Перу, Китай, Австралия һәм Англия кергән.

Бүгенге көннән җанатарлар билетларны реаль вакыт режимында тере чират тәртибендә ала алачаклар. Аерым матчларга билетларның дүртенче категориясен алып була, алар Россия резидентлары өчен резервацияләнгән. Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә, чөнки билетларга зур ихтыяҗ булу көтелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев