Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Футбол буенча 2018 елгы Дөнья Чемпионатына яңа юл билгесе барлыкка киләчәк

Билге, уртасында автобус рәсеме ясалган, чикләү форматындагы боҗрадан гыйбарәт булачак.

Россиядә 1 июньнән 17 июльгә кадәр, футбол буенча 2018 елгы Дөнья Чемпионаты вакытында куркынычсызлык чараларын көчәйтү максатыннан, “Автобуслар хәрәкәте чикләнә” дигән яңа юл билгесе кертәчәкләр. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына сылтама белән “Известия” газетасы хәбәр итә.

Билге, уртасында автобус рәсеме ясалган, чикләү форматындагы боҗрадан гыйбарәт булачак. Бу даими рәвештә муниципаль, муниципальара һәм төбәкара йөрүләрне башкаручы пассажир автобусларына кагыла. Әлеге кагыйдә гамәлдә булган зоналар – билге куелган урыннан якындагы юллар киселешенә кадәр. Торак пунктларда, билге куелган җирдә юллар киселеше булмаган очракта – торак пунктының ахырына кадәр.

 

Реклама

Басма мәгълүматларына караганда, Россия транспорт министрлыгы апрель азагында, Мәскәү, Казан, Самара, Санкт-Петербург, Ростов-Дон, Түбән Новгород һәм Сочи шәһәрләренә автобуслар керүне өлешчә тыюны игълан иткән. Әлеге чаралар 1 июньнән 17 июльгә кадәр гамәлдә булачак. Җәй башыннан һәм 30 июньгә кадәр Волгоград, Екатеринбург, Калининград һәм Саранск шәһәрләренә автобуслар керүе өлешчә тыелачак.

Фото: http://agenda-u.org/

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев