Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Фронт этләре көне-Россиядә ел саен 19 августта билгеләп үтелә торган бәйрәм

Мәскәү Җиңү музее инициативасы белән 2017 елда гамәлгә куелган.

Бу истәлекле дата Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәт этләренең батырлыкларына, фашизмны Җиңү көнен якынайтып, кешеләр белән беррәттән ныклык, батырлык һәм каһарманлык күрсәткән дүрт аяклы дусларының өлешенә багышлана.

19 август датасы 1943 елның вакыйгасына туры китерелгән, ул вакытта Дина кушаматлы фронт овчаркасы Белоруссиядәге «рельс сугышы» вакытында хәрби бурычны уңышлы үтәгән – якынлашып килүче дошманның тере көче белән тимер юлларны шартлата алган, һәм шул ук вакытта исән калган (этләр элегрәк тә рельсларны уңышлы шартлатканнар, ләкин шартлау вакытында һәлак булганнар). Ул заряд салынган сумканы ташлады, тешләре белән чегын алды һәм куркынычсыз арага йөгереп барып җитте. Шартлау нәтиҗәсендә 10 вагон юк ителә, тимер юлның зур өлеше сафтан чыгарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев