Фәрит Мөхәммәтшин “Сәләт” турында: “Мондый аралашуны бер нәрсә дә алыштыра алмый”
Палатка, учак һәм гитара сүзләрен биредә 26 нчы җәй кабатлыйлар. “Изге Биләргә кайттык“ дип тә әйтергә ярата мондагылар. Халыкара “Сәләт“ уку-укыту форумнары үз эшчәнлеген, ә сәлкешләр Биләргә кайтуын дәвам итә. 4 июльдә “Сәләт“ форумының өченче сменасы башланып китте.
Биләр җирлегенә сигез алан – “Сәләт-Раушан“, “Сәләт-Биләр каласы“, “Сәләт-Батыр“, “Сәләт-Тулпар“, “Сәләт-Самара“, “Сәләт-Рухият“, “Сәләт-Байлар Сабасы“, “Сәләт-Яр Чаллы“ җыелды. Сәлкешләр белән очрашырга Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Ул балалар белән аралашып, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, чатырлар эшчәнлеге белән танышты.
– “Сәләт“ проекты, аның форумнарының бәһасе бик зур. Монда мәдәният тә, мәгърифәт тә, истәлекле очрашулар да күп. Иң мөһиме, монда бер булган егет-кызлар элемтәне югалтмый, кабат-кабат әйләнеп кайта, – диде парламент рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин, хәзерге “Сәләт” сан һәм сыйфат ягы белән бик аерыла, дигән фикердә.
– 100-120 баладан башланып киткән проект, ике дистә елдан артык ничә мең баланы кабул итә. Күзләре янып тора, татар телендә сөйләшәләр, сөйләшмәгәннәре телне аңлый башлый. Бу сөендерә. Мондый аралашуны бер нәрсә дә алыштыра алмый, – диде ул.
“Сәләт”кә, татар телле мохит сездә югала бара, дигән тәнкыйть сүзләрен еш ишетергә туры килә. Оештыручылар әйтүенчә, уку-укыту, мәдәни программада татар теленә күп урын бирелә.
Өченче форумның уку-укыту программасы җитәкчесе Алсу Гатауллина әйткәнчә, чыгыш ясаучыларны Казан гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Сочи, хәтта Австриянең Вена шәһәреннән үк чакырганнар. Алар, билгеле, урысча сөйли. Ә татар теленә багышланган аерым мәйдан бар икән.
– Балалар телгә карамый, кызыксынуларына һәм тематикага карап, нинди чатырга барырга икәнен хәл итә, – ди Алсу. – “Тел һәм тарих” дигән чатырда татар теленә басым ясала. Монда күптән түгел Гарри Поттерны татарчага тәрҗемә иткән Айдар Шәйхин, “Шаян ТВ”дан кунаклар булды. Режиссер Илшат Рәхимбай, радио алып баручысы Рамил Шәрәфиев татарча остаханәләр оештыра.
Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов үзен әле дә сәлкеш дип саный икән. Ял көннәрен биредә уздырган Сөләймановлар.
– “Сәләт” минем өчен яшәү рәвеше генә түгел, ә фикерләү рәвешенә әйләнде инде, – ди ул. – Аны эчтән дә, тыштан да беләм. Монда белемгә тартылган, тел белән кызыксынган яшьләр җыела. Биредә тәнкыйди фикерләргә өйрәтәләр.
“Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Гадбрахманова әйтүенчә, быелгы форумнарның үзенчәлекләре дә бар.
– 21 июньнән башлап 5 августка кадәр Биләр җирендә сменалар оештырыла. Аңа былтыргы форум тәмамлану белән әзерләнә башладык инде. Үзгәрешләр дә бар. Яшәү ягыннан да уңайлыклар булдырдык. Форум тәмамлангач, балаларның фикерен белешәбез. Яңа программа балаларның теләкләрен искә алып төзелә, – ди Айгөл Габдрахманова.
КФУ студенты Салават Кадыйров форумда “Сәләт-Самара” аланы әйдаманы буларак катнаша. Алар форумга 72 бала алып килгән.
– 2018 елда “Изге чишмә” аланына барган идем. Быел исә “Сәләт” тормышын әйдаман буларак күрәм, язын “Әйдаманнар мәктәбе” аша уздым. Төркемебездә – 15 бала. Үзара сөйләшкәндә, ике телне дә тигез алып барабыз. Бер төркемдә урыслар гына, берсендә татарлар гына дигән бүленеш юк, – ди Салават.
Саба кызы Мәрьям Вәлиеваны бирегә “Сәләт”нең башка җирдә булмаган мохите тарта икән. 12 яшь кенә булуына карамастан, кызчык “Сәләт”нең берничә сменасында ял итәргә өлгергән инде.
– Тагын 6 ел сәлкеш булып катнаша алам әле, – дип сөенә Мәрьям. – Биредә үз төркемең, аланың белән генә түгел, барысы белән дә тату яшисең.
Чит илләрдән килүче балалар саны да елдан-ел арта бара. Мәсәлән, быел биредә Финляндия, Канада, Төркия кебек илләрдән балалар да ял итә.
– Форумга килү минем өчен яхшы тәҗрибә булды. Монда татар-төрек лицеенда укучылар белән дуслаштым. Алар миннән төрекчә сөйләшергә өйрәнә, белмәгәннәрен сорый. Кызганыч, мондагылар урысча күбрәк сөйләшәләр шул, – ди 11 яшьлек Әмирхан Нәҗипов. Ул форумга Истанбулдан ук килгән.
Татарстанда әби-бабасы, туганнары яши икән.
Чулпан Гарифуллина
Фото: “Сәләт” медиа үзәге
Чыганак: https://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев