Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Франциядәге сайлаулар рубльнең ныгуына уңай йогынты ясарга мөмкин

Эммануэль Макронның Франциядәге сайлауларның беренче турында җиңү яулавы нефть бәясе артуга йогынты ясады.

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). Франциядәге сайлаулар нефть котировкаларында уңай чагылыш тапты, дип хәбәр итә РБК-Татарстан.

"Россиядә актив фазага кереп барган салым чоры рубльгә булган тышкы тискәре карашны үзгәртә алыр микән. Базар Россия валютасының чималга бәйле икәнлеген, димәк, бернинди carry trade да нефтьне уза алмаганын оныткан. Инвесторлар, локаль вакыйгалар белән мавыгып, Үзәк Банк башлыгы Эльвира Нәбиуллинаның апрельдә регуляторның төп ставкаларын төшерергә әзер булу турындагы йөкләмәсен истә тотмадылар", дип раслый "Альпари" баш аналитигы Анна Бодрова.

Бүген иртән , 24 апрельдә, бер "кисмәк" нефтьне ярты процентка югарырак бәя белән сату турында сүз алып барылды. Аның бәясе - 52,23 доллар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев