Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Фәнил Вакказов кызына сирәк исем кушкан. Әнисе моны "мөгез чыгару" дип атаган

Татар эстрадасында бәби-бум башланды дип язган идек. 10 июнь көнне җырчы һәм тамада Фәнил Вакказов та икенче тапкыр әти булды. Инстаграмына элгән фотога ул "экранга төкерә-төкерә карагыз» дип язган иде. Инде менә җырчының балага нинди исем кушуы да билгеле булды. Әнисе моны "мөгез чыгару" дигән.

"Фотолар күпләргә ошаса, кызымның исемен дә әйтермен дигән идем, - дип яза Фәнил (автор стилен сакладык). Әйткән сүз - аткан ук! Чөнки 1327 лайк минем бит өчен яхшы күрсәткеч. Сирәк исемнәр яратуым сер түгел. Ләкин 2-3 ел элек сирәк тоелган исемнәр хәзер инде еш кушылучы исемнәр арасына керде. Шуңа күрә бик сирәк очрый торган исемгә тукталдык.

Әни моны үзенчә "мөгез чыгару" дип тә атады.Исем кемгәдер ошар, кемгәдер ошамас, ләкин бер кешене дә битараф калдырмаячак. Чөнки шундый максат та күздә тотыла. Дөресен генә әйткәндә, күптән күңелемдә йөрткән исем инде ул. Мөселман дөньясына фарсы теленнән кергән, "баллы" дигән мәгънәгә ия. Кызымның исеме Ширин булды, ягъни Вакказова Ширин Фәнил кызы. Бу исем ошаса, "ошау" га басыгыз, языгыз, ошамаса, карап кына узыгыз!:) Барыгызга дә бәхет, җан тынычлыгы, балалар бәхете телим!" - ди артист.

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев