(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Халыкара футбол федерациясе Президенты Джанни Инфантино бүген "Казан-Арена" стадионында узачак Конфедерацияләр Кубогының Португалия-Мексика матчын караячак. Бу хакта Россия вице-премьеры Виталий Мутко җиткерде дип, хәбәр итә ТАСС.
Кичә, 17 июньдә, Инфантино Конфедерацияләр Кубогының Россия белән Яңа Зеландия җыелма командалары арасындагы ачылыш уенын тамаша кылган иде.
Нет комментариев