Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Фаҗигале рәвештә үлгән Ралинәне “Кояш кебек иде...” дип искә алалар [+фото]

Ягымлы, көләч, йөзеннән нур бөркелеп торучан, тырыш, максатына тугры якты бер йолдыз иде, диләр татар кызы Ралинә Гыйльманова турында укытучылары. Шулай дими ни, гап-гади татар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән кыз, асыл сыйфатларга ия булмаса, Россиянең иң абруйлы хәрби ансамбленә ничек эләгер иде?! Ралинәнең хыялы тормышка аша, тик гомер җебе 22 яшендә...

2016 елның 25 декабрендә Ту-154 очкычы Кара диңгез өстендә һәлакәткә юлыга, 92 кешенең гомере өзелә. Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле артистларының, Россия хәрбиләрен бәйрәм белән котлау өчен, Сириядәге "Хмеймим" авиабазасына барышлары булган.



4 апрельдә Ралинә Гыйльманова истәлегенә Казанда ул укыган 15нче татар гимназиясендә хәтер "почмагы" ачылды. Биредә Ралинәнең төрле елларда төшкән фотосурәтләре, грамоталары, рәхмәт хатлары, медальләре куелган. Гимназия җитәкчелеге "почмак" ачылышына мәрхүмәнең әти-әнисе, сеңлесе Эльвинаны да чакырган, тик алар чарага килә алмады. "Әтиләре хастаханәдә ята, ә әнисе белән сеңлесе әле һаман хәсрәт ачысыннан айный алмый. Алар мондый искә алу чараларында катнашу үзләре өчен бик авыр булуын әйтте", -диде гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Кадрия Габбасова. Аларны аңлап та була, әле нибары 3 ай вакыт узган, күңел җәрәхәтләре бик тере шул әле, яраларның сулкылдарга гына торган мәле.



Чараны 11нче сыйныф укучылары алып барды. Иң элек, Ралинә хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде.



Бит алмаларындагы һәрбер сипкеленә кадәр нур чәчкән ак бантиклы кечкенә Ралинә Гыйльманова 2001 елда тәүге тапкыр 15нче гимназия бусагасын атлап керә. 2007 елга кадәр биредә белем ала. Аннары Казан хореография училищесына укырга керә, аны тәмамлый. Аннан соң "Кострома" балетына кабул ителә, ә 2014 елда аны А.В. Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбленә эшкә алалар. Параллель рәвештә ул Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укый.

Ралинә олыларча рәхмәт әйтә белә иде...

Гимназия директоры Фәнит Харисов сүз алып: "Ралинә гимназия өчен бик тырышты. Ул, кая гына барса да, нинди генә чарада катнашса да, үзен җаваплы, өлгер укучы итеп күрсәтте. Без аны һәрвакыт истә тотабыз, ул һәрвакытта безнең күңелебездә булыр", - диде. Фәнит Харисов Ралинәнең татар мохите булган гаиләдә тәрбияләнүен, шуңа күрә әти-әнисенең дә олы кызларын татар гимназиясенә укырга биргәнен билгеләп узды. Директор Ралинәне җыр-бию остасы итеп кенә түгел, уку алдынгысы, төрле фән олимпиадаларында катнашучы һәм, гомумән, кешелекле бала буларак та бик яхшы хәтерли.



- Балалар белән мөгамәләсе шулкадәр яхшы иде. Укытучыларны да бик яратты. Гимназиядән 7нче сыйныфта чыгып китсә дә, гимназияне онытмады, гел килә иде. Гимназиядән хореография училищесына теләп, әмма киткәндә елап китте. Мәскәүдән кайткан саен, керми калганы булмады. Безнең өчен аны югалту - зур кайгы. Бик сәләтле бала иде шул, андый ансамбльгә эләгү бик үк ансат түгел, Россиядә күпме талант иясе бар бит, - ди Фәнит әфәнде.

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Динә Садыйкова чарада катнашучы укучыларга мөрәҗәгать итеп, Ралинә Гыйльманованы үрнәк итеп күрсәтте, Ралинәнең уку алдынгысы булуы турында сөйләде. "Мәктәп елларында бирелгән грамоталар, Рәхмәт хатлары да шул хакта сөйли", - диде.



- Үз яшенә караганда, күпкә акыллырак, тәрбиялерәк иде ул. Шундый яшь булуына карамастан, мәктәпкә килгән саен, укытучыларга олыларча ихластан рәхмәт әйтә белә иде. Яктылык сирпелә иде үзеннән, ди Динә ханым.

Беренче укытучысы: "Чегән биюен биегәне әле дә күз алдымда"

Ралинә Гыйльманованың беренче укытучысы Әлфия Рәхимова, гимназиягә эшкә керүгә, беренче итеп Ралинә классын ала.

- Беренче сыйныф балалары барысы да самими кебек, тик Ралинә араларында барыбер аерылып торды. Уку алдынгысы булды, класстан тыш чараларда актив катнашты, шул ук вакытта тыйнаклыгы белән дә күңелне җәлеп итә иде. Гел "5" кә генә укыды, чиста, пөхтә булды, тәртибе дә искиткеч яхшы иде. Тәртип хөкем сөргән гаиләдә үсүе күренеп тора иде, - дип белдерде укытучы.



Әлфия Рәхимова "Intertat.ru" хәбәрчесенә Ралинәнең чегән биюен башкаруы күңеленә бик уелып калганын әйтте.

- Өлкәннәр көненә әзерләнгән концерт иде ул. Хәзер дә күз алдымда, сәхнәдә итәген тотып, җил-җил биеде, - ди ул.

Әлфия Рәхимова бүген дә укучыларында Ралинә сыйфатларын тәрбияләргә тырышуын белдерде.



Рус теле укытучысы: "Үз кызымны югалткандай булдым"

Рус теле укытучысы Мәүлия Габдуллина чыгышында Ралинә белән нык горурлану, аны сагыну хисләре ярылып ята иде. Йөрәккә үтеп керердәй итеп тәэсирле сөйләвеннән укучыларның да күзләре яшьләнде.

Мәүлия Габдуллина белән чара тәмамлангач та, хатирәләрне яңартып алдык.



- Ралинә табигате белән зыялы, игелекле, тыныч холыклы, кешеләргә игътибарлы, намуслы иде. Кояш кебек иде ул, аннан гүя ниндидер күренмәс нурлар чәчелә иде. Гаҗәеп бала иде. Бигрәкләр дә ачык бала иде шул, гимназиядән китүенә карамастан, укытучылары белән очрашып торырга гел җай тапты, хис-кичерешләре, вакыйгалары белән дә гел уртаклаша иде. Мин аның үлеме турында хәбәрне ишеткәч, әйтерсең лә, үз кызымны югалткан кебек булдым, - ди укытучы.

Иң чиста дәфтәр Ралинәнеке булган

Гимназиядә 45 ел эшләгән мөгаллимә 5нче сыйныфта "Иң яхшы дәфтәр" бәйгесендә Ралинәгә тиңнәр табылмавын искә алды. Дәфтәр - укучының көзгесе, дип юкка гына әйтмиләр шул.

- Нинди генә эшкә тотынса да, күңел биреп эшли иде. Дәфтәре дә иң пөхтәсе иде бит. Нинди генә вак әйбер кебек, ә анда Ралинә үзе чагылыш таба. Иң мөһиме - талант түгел, ә эш сөючәнлек диләр бит, шуңа күрә ул шушы казанышларга иреште - Костромада да, Мәскәүдә дә, - ди укытучы.

Мәүлия Габдуллина ачу-ярсу Ралинәдән бик читтә булуын билгеләп үтте.



- Кайбер балаларда бераз агрессия сизелә бит, ә ул беркайчан конфликтка бармады, тавыш чыгармады. Мин хәзер дә балаларга акыллы кеше тирә-яктагылар белән татулыкта, тынычлыкта яши, дип аңлатам. Менә ул да шундый иде, - ди укытучы.

Хореография укытучысы: "Биюләрне бик тиз отып кала иде"

Ралинәнең бию серләренә беренче булып төшендергән остазы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, "Казан вертолет заводы" предприятиесенең "Машиностроитель" мәдәният йорты педагогы Алевтина Феоктистова кызчыкның 5 яшьтән бию белән шөгыльләнә башлавын әйтте. Үзе дә бию белән шөгыльләнгән әнисе Лилия ханым кызының да үзенә ошавын теләгән, күрәсең.



- Ралинә яшьтәшләре арасында аерылып тора иде. Ул эмоциональ иде, төрле халык биюләрен бик тиз отып кала иде. Башта кечкенәләр төркеменә йөрде дә, аннары карыйм, яшьтәшләреннән күпкә алдыра. Шуннан мин аны 6 яшьтә уртанчы төркемгә алдым, һәм ул 1-2 сыйныф укучылары белән бергә бии башлады. Аннары Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршында оешкан студиягә кечкенә балаларны конкурс нигезендә сайлап алу башланды. Ралинә шунда үтте һәм Казанның Островский урамында Дәүләт ансамбле каршындагы түгәрәктә шөгыльләнә башлады. Бию элементларын бик оста башкара иде, шуңа күрә мин аңа Хореография училищесына керергә тәкъдим иттем, һәм ул ризалашты. Шулай итеп, 7нче сыйныфны тәмамлаганда, аны инде училищега кабул иттеләр, - дип искә ала укытучы.



Алевтина Михайловна әйтүенчә, Ралинәнең сеңлесе Эльвина да бии, тик бию белән мавыгуы апасыныкы кадәр үк түгел. Алар апасы белән йөзгә бик охшаш булса да, холыклары белән бик төрле, ди ул.

Ралинә бөтен хыяллары, планнары турында остазы белән гел бүлешә торган булган.

- Берсендә, әле танышуларына бер ел булганчы ук, егете Миша белән дә кайткан иде. Ул шундый матур туй турында хыялланды, быел җәен кавышырга тиеш иделәр. Бик бәхетле иҗади гаилә булырга тиеш иде дә, тик,.. - дип авыр сулый укытучы.

Алевтина Феоктистова Ралинә үзе дә, Михаил да фаҗигане сизенгән булганын әйтә. Юлга кузгалганчы, телефоннан Ралинә үзе дә очасы килмәве турында әйткән булган:



- Бу хәбәрне ишеткәч, ничек авыр булганын сөйләп аңлатып кына булмый. Мин иртән уяндым, безнең ул көнне "Рус кышы бәйрәме" иде, без клубка җыенабыз. 6 туларга 20 минут иде, Александров ансамбле артистлары утырган очкыч һәлакәткә юлыга дип сөйлиләр, тәннәр чымырдап куйды. Оркестр төркеме генә булган дип төгәллек керткәч, бераз җанга җылы керде. Ралинә анда булырга тиеш түгелдер, дип уйладым. Эшкә килүгә, хореография училищесыннан Вера Закамская шалтыратып, син сорашмадыңмы, Ралинә анда булмадымы икән, ди. Ралинә Вера Михайловна сынар өчен җибәргән бер кызны кабул итәргә тиеш булган икән, шуңа күрә без инде Вера Михайловна белән Ралинә, шәт, анда булмагандыр, дип фараз кылдык. Сөйләшеп кенә бетергән идек, әнисе Лилия шалтыратып, Ралинәнең дә шул очкычта булганын хәбәр итте. Самолет очканчы, Ралинә кузгалабыз дип смс җибәргән булган икән...

Истәлек "почмагы" ачылышы турында ишетеп, Ралинәнең сыйныфташы Азат Килдиев та гимназиягә килгән. Аның күңелендә Ралинә шат күңелле, максатына омтылучан, тырыш, уку алдынгысы булып хәтерендә калган. "Бию укуына комачауламады. Сеңлесе дә аннан калышмады, апасы кебек тырыш булды", - ди ул.



Ралинә, укыган вакытта, бию түгәрәгендә генә түгел, "Сәйлән" ансамблендә татарча җырлап та йөргән. "Сәйлән"нең бүгенге укучылары уен коралларында "Уракчы кыз" һәм "Умырзая" көйләрен уйнады. Бию ансамбленә йөрүче 4нче сыйныф укучылары татар халык биюен башкарды.

Алып баручылар Ралинәнең Татарстан варислар берлегенең "Тамчылар" балалар оешмасында тәрбияләнүе турында әйтеп үтте. Бу елларда аның күңеленә көчле рухлылык, туган илен, туган халкын ярату, кадерләү хисләре сеңдерелгән. Хәрби ансамбльдә эшләү теләге дә шуңа ишарәли кебек. Ралинә гастрольләр белән бөтен Европаны йөреп чыга. Күп тапкыр Александров ансамбле "кайнар нокта"ларда - Чечня, Әфганстан, Таҗикстан, Югославиядә Россия солдатлары алдында чыгыш ясаган. Сириягә Яңа елга багышланган концерт куярга очу нияте генә тормышка ашмый кала.

Мондый чаралар укучыларга зур үрләр яуларга үзенә күрә бер этәргеч кебек. Булдыклы, тырыш кешеләр үзләре исән вакытта да һәрвакыт телдә һәм мактала, бакыйлыкка күчкәч тә, алар турында хәтер эзсез калмый.

Реклама

Александр ЭШКИНИН фотолары

---
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев