Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Эзмә урта мәктәбенең яшь спортчылары Кара диңгез буена “Президент ярышлары”на китте.

Быел җәй башында Түбән Кама шәһәрендә узган мәктәп укучыларының “Президент ярышлары” Бөтенроссия спорт ярышларының Региональ этабы финалында Эзмә урта мәктәбенең яшь спортчылары районыбыз данын яклап, республиканың иң көчле 18 командасы арасында 1нче урынны яуладылар.

Эзмә мәктәбе
Җиңүче команда Краснодар өлкәсенең Туапсе шәһәрендәге “Орленок” лагерендә «Президент ярышлары»ның киләсе этабында катнашу хокукын алды. Һәм менә бүген Эзмә урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары: Камилә Әхмәтова, Алсу Зарипова, Булат Сафин, Ислам Рамазанов, Ринас Гусманов, Риана Сабирҗанова, тренерлары Азат Галиев җитәкчелегендә республика исеменнән чыгыш ясау өчен ерак юлга кузгалды.

Саба районы рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев