Эзмә авылында яшәүче Мавлитов Рафия Тимербай кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Мавлитова Рафия Тимербай кызы 1935 нче елның 17 нче июлендә, Саба районы Эзмә авылында туган.
Авылда җиде еллык мәктәбендә укый. Мәктәптә уку чоры сугыш вакытына туры килә. 1949 нчы елны мәктәпне тәмамлаганнан соң, төрле урыннарда хезмәт итә. Шекше авылында фельдшер ярдәмчесен ялына чыгарып, 2 ел Шекшегә йөреп эшли. 1955 елда Калинин өлкәсенә кызларны торф чыгарырга җыялар, Рафия апа да шул кызлар бригадасында 2 ел торф чыгару хезмәтен үти.
Можга районы JIюга поселыгына барып юл станциясендә эшли, анда да авыр хезмәтләрнең берсен башкара. Кызлар белән бергә урман кисүчеләр өчен юл салалар. Эзмә авылында урнашкан мәдәният йортына техник хезмәткәр булып эшкә урнаша, лаеклы ялга чыкканчы hәм ялга чыккач та, мәдәният йортында техник хезмәткәр булып хезмәт итә.
1960 елда Эзмә авылының иң оста куллы егете Шайхуллага кияүгә чыга. 2 ул hәм 2 кыз үстерәләр. Шайхулла абый гына озын гомерле булмый. Бүгенгесе көндә Рафия апа белән Шайхулла абыйның 4 баласы да исән-саулар. Аларның 8 оныгы, 11 оныкчыгы бар.
Рафия апа хәзергесе вакытта Эзмә авылында кече улы Дилюс hәм килене Лилия тәрбиясендә яши.
Хөрмәтле Рафия апа!
Сезне ихластан гомер бәйрәмегез, 90 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә иң беренче чиратта сәламәтлек телибез. Ничә яз, җәй, көз һәм кыш-шушы еллар эчендә җилле, давыллы, буранлы, янгырлы көннәрегез дә, кояшлы, аяз, җылы һәм матур көннәрегез дә аз булмагандыр. Борчу-хәсрәтләр күрмичә, тынычлыкта, сәламәтлек белән, күңел тынычлыгы белән гомер итегез. Балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, онык-оныкчыкларыгызга куанып, һәр туган таңга сөенеп яшәгез.
Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта
Яшәү яме,дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Үткән еллар матур гомер дисез
Борчылмагыз узган елларга.
Исәнлекне күбрәк бирсен ходай
Иминлеклэр бирсен елларга.
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Эзмә авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев