Эзмә авылында гомер кичереп, хәзерге көндә Казан шәһәрендә яшәүче, Татарстанның атказанган укытучысы - Латыпова Фәүзия Һади кызының бүген олы юбилее
Аңа - 95 яшь.
Фәүзия апа! Ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз, саулык, бәхетле картлык телибез сезгә.
Сезнең гомер юлыгыз, хезмәтегез, көнкүрешегез һәммәбезгә үрнәк булып тора. Кешелекле, мәрхәмәтле, гаилә җанлы, укучыларын яратучы һәм төпле белем бирүче Фәүзия апага мең рәхмәт!
Ихтирам белән, Саба муниципаль районы, Район советы башкарма комитеты, районыбызның социаль яклау идарәсе, Эзмә авыл җирлеге һәм "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе.
Фәүзия Һади кызы хөрмәтенә бүген "Дулкын" радиосы аша иң матур җырларыбызның берсен яңгыратачакбыз, рәхим итеп тыңлагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев