Этләргә калган нигез
Нигез кадере турында мин инде берничә тапкыр яздым. Башкача була да алмыйдыр. Беренчедән, бу мәңгелек тема, икенчедән, тормышта үзенчәлекле, уйландыра торган гыйбрәтле мисаллар әледән-әле очрап тора һәм аларны күрмәмешкә, ишетмәмешкә сабышу мөмкин түгел. Бәлки, кем дә булса сабак алыр, уйлана калыр дип тә хыяллана бит күңел.
Әле менә бу араларда тагын шундый бер очрак турында ишетеп, хәйран калдым. Мин яңа ишеткәч тә, инде бу хәл ике еллап дәвам итә икән. Балтач районының гап-гади бер татар авылында күптән түгел төзелгән заманча ике катлы йортта... этләр һәм мәчеләр генә яши икән! Беренче катында дистәләп эт булса, икенче каты бер көтү мәче өчен тәгаенләнгән. Юк шул, йорт хайваннары өчен приют түгел, алай булса, гаҗәпләнер идеммени? Замана байларының бер кыланышы, сәерлеге нәтиҗәсе бу. Әлеге йорт Мәскәүдә яшәүче ханымның сөекле мәчеләре, этләре өчен махсус сатып алынган булып чыкты. Хезмәт белән көн күргән гади авыл кешесенең генә түгел, иманым камил, әле тагын бик күпләрнең бу адымны бәяләргә сүз байлыгы да, акыл-зиһене дә җитеп бетмәс. Миллион сумга төшереп (кимендә дип укы), беркем яшәргә өлгермәгән, "энәдән-җептән генә чыккан" шушы кадәрле йортны дүрт аяклы дусларга бүләк (бәлки, исраф) итү өчен аларны ярату ни дәрәҗәдә булырга тиештер, белмим.
Мәскәүдә яшәүче ханым бу якларга ничек килеп чыккандыр да, үзләре яшәргә дип төзегән бу йортны сатарга мәҗбүр булган хуҗалар (алар бит аның заманча төремкәйгә әйләнәчәген күзалламаган да, уйламаган да) бүген ниләр кичерәдер, әйтүе кыен. Әмма шунысы хак: бу нигезгә, бу дәүләткә инде бүген этләр хуҗа. Әрәм көчләр, әрәм маллар, әрәм нигез...
Әле бит хуҗабикә бу йортта үзе алып килгән бер хезмәтче дә тота. Атнага бер тапкыр аңа һәм дүрт аяклы хуҗаларга ашамлыклар кайтарып китү җаен да таба. Тик... барысы да шушылай гади генә барса, "коры" сәерлек кенә булса, әле түзәр дә идең. Биек койма белән әйләндереп алынган ихатадан этләр, мәчеләр урамга чыгып йөрми, хезмәтче дә күзгә-башка күренми, кешеләр белән аралашмый, капка-ишекләре гел бикле, ди бу авылда яшәүчеләр. Дөрес, этләре авыл тавыклары белән "сыйланган" берничә очрак булган, әмма хуҗабикә низагка урын калдырмаган, тавык хакын берничә тапкыр арттырып түләгән. Шуңа да инде авылның кайбер җор телле кешеләре: "Болай тавыклар күбрәк табыш китерә икән", - дип, бу очракларны уен-көлкегә әйләндергән.
Ә менә хезмәтченең кайбер гамәлләре уен-көлкедән артып киткән, ул инде наркотиклар саткан өчен суд каршына басарга өлгергән һәм шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Күптән түгел исә район эчке эшләр бүлегенә аның өстеннән тагын бер шикаять кергән. Баксаң, салган баштан күршеләренә кергән ирне хуҗабикә куып чыгарган, ә ул бераздан "аңлашыр өчен" дип... балта күтәреп кергән. Бәхеткә, бу юлы ишекне хуҗабикә түгел, ире ачкан. Тавыш зурга китмәгән. Әгәр хатын үзе каршы чыккан булса, ире өйдә булмаса, вакыйга нинди борылыш алган булыр иде, әйтүе кыен.
- Үтерү белән янау маддәсе булмаганга, бу очракта җинаять эше кузгатылмады, аның гамәлләре хулиганлык булып бәяләнде, ул берничә тәүлек сак астында булды, - ди район эчке эшләр бүлеге башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәнис Газизуллин. - Ә бит авылларыбызга мондый кешеләрнең кайтып урнашулары урынлы борчылу, күп проблемалар тудыра. Торак йортларны сатучылар да беренче чиратта отышлы алыш-биреш турында түгел, бу нигезгә кемнәр киләчәге турында уйлансыннар иде. Шулай ук җирлек башлыклары да кемгә нинди документ биргәннәрен ныклы контрольдә тотарга тиеш, һәр кеше өчен нигез бик кадерле, азактан терсәк тешләрдәй булып йөриләр, тик анда инде без дә, башка оешмалар да ярдәм итә алмый, нигез кадәр нигезне кемгәдер сатарга җыенганда, һәркем бар ягын кат-кат уйласын иде. Әнә бер авылда бер гаилә бушап калган йортларын каяндыр кайткан кешеләргә сатты. Ә алар йортны алдылар да авылдан эзне суыттылар. Кайтканнары да, кайдалыкларын белүче дә юк. Караучысыз калган йорт, буш торып, инде тәмам җимерелер хәлгә җитте, йөрәкләре бик авыртса да, элекке хуҗалар берни эшли алмый - өй инде алар милке түгел! Әле бит шунысы да бар: читтән килгәннәр белән авылларыбызга моңа кадәр чит-ят булган гамәлләр, яшәү рәвешләре дә үтеп керә, монысы үсеп килүче буын өчен, авылларыбызның иртәгесе өчен бигрәк тә куркыныч.
Авыл күрке булырга тиешле йортларыбыз "төремкәйләргә" әйләнмәсен, үзебез яшәмәгәндә дә нигезләребез турыннан: "Монда бит мин туган идем",- дип горурланып, шөкер итеп үтәргә, бик сагынганда кереп, һич югы бер күңел хатирәләрен барларга насыйп булсын иде... Нигез бит ул!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев