Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Эссе июль һәм коры сентябрь: Татарстанда җәйнең нинди буласы билгеле

Май, июнь, июль, август һәм сентябрь айларында республикада нинди һава торышы булачагын “Татар-информ” хәбәрчесе белеште.

Татарстанда быел беренче тапкыр җәйге кебек җылы көн 3 нче майда булды. Республиканың метеомәгълүматлары интерактив картасы буенча, көндезге 14:00 сәгать тирәсендә “Чүпрәле” метеостанциясендә 28,5 градус, Нурлат районының “Чулпан” метеостанциясендә – 28, ә Яшел Үзәндә 27 градус җылылык теркәлгән булган. Көндезге дүртләрдә Буа метеостанциясендә термометр баганасы 28,8 градус җылылык күрсәткән.

Язның соңгы аенда һәм киләсе җәйдә нинди һава торышы булачагы турында “Татар-информ” агентылыгына КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

Салкын һәм яңгырлы апрель

Иң башта узган айга йомгак ясыйк. Апрель аенда Татарстан башкаласында температура нормадан түбән булды. КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, апрель аенда Казанда 5,5 градус норма булып санала. Ә чынлыкта исә температура 4,9 градус булган. Явым-төшемнәр нормадан ике тапкыр артты һәм 68 мм ны тәшкил итте.

Үзгәрүчән май

Россиянең Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, май аенда Татарстанда һава температурасы нормада булачак. Уртача температура – якынча 13 градус. Көчле явым-төшемнәр көтелми. Гомумән алганда, ай дәвамында алар 36 мм тәшкил итәчәк. Республикада яшәүчеләр өчен быел беренче җылы көн 3 майда булды.

“3 майда һава торышы шактый җылы булды”. КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, шәһәр үзәгендә 25,4 градус җылылык теркәлгән, ләкин әле бу рекорд түгел. Мисал өчен, 1994 елда бу көнне шәһәрдә температура 26,1 градус җылы булды. 2010 елда 3 май көнне Казанда 26,3 градус җылылык иде. 2017 елда 1-2 майда Татарстан башкаласында һава температурасы 27 градус булды”, – дип белдерде КФУ белгече.

Аның сүзләренә, алдагы көннәрдә, салкын фронт узганнан соң, һава температурасы төшәчәк һәм климатик нормада булачак.

Яңгырлы июнь

Россиянең Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, җәйнең беренче ае эссе булмаячак, ә норма чикләрендә булыр дип көтелә. Уртача температура 17 градус, ә явым-төшемнәр 71 мм булыр дип фаразлана.

Реклама

“Явым-төшемнәр күп булырга мөмкин. Коеп ява торган яңгырлар булачагы фаразлана, алар норма булачак. Казанда температура норма чигендә булыр дип көтелә. Республиканың көнбатышында һәм көнчыгышында җәйнең беренче аенда явым-төшемнәр аз булачак”, – дип аңлатты Юрий Переведенцев.

Эссе июль

Россиянең Гидрометеорология үзәгенең озак вакытка фаразлары буенча, җәйнең икенче аенда температура нормадан югары булачак. Июльдә уртача айлык температура 20 градусны, ә явым-төшемнәр 70 мм ны тәшкил итә.

“Ай эссе булырга мөмкин, чөнки Гидрометеорология үзәге Казаннан көнчыгышка таба җылылыкны нормадан югары булачак дип фаразлый. Шуңа күрә, республиканың бер өлеше әлеге йогынты астында булачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, озак вакытка ясалган фаразларның дөреслек ихтималы 60-70 процент”, – дип сөйләде белгеч.

Август – норма чигендә булачак

Августта уртача температура – 17 градус җылы, явым-төшемнәр 66 мм булыр дип көтелә. Шунысы да кызыклы, күрше төбәкләрдә җәйнең соңгы аенда явым-төшем айлык нормадан югары булачак, дип фаразлана.

Коры сентябрь

Сентябрьдә айлык температура – 11 градус, явым-төшемнәр – 50 мм. Фаразлар буенча, көзнең беренче аенда явым-төшемнәр аз һәм шул сәбәпле, һава температурасы нормадан югары булыр дип көтелә. Республиканың көнбатыш өлешендә көз башында коры булырга мөмкин, дип белдерде КФУ белгече.

 

 
Автор: Наталья РЫБАКОВА, sntat.ru
Фото: Екатерина Красуцкая
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев