Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Эшләп кеше үлми яки эш вакытын нигә дүрт сәгатькә кыскартырга җыеналар?!

Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин эш вакыты дүрт сәгатькә кыскартылырга тиеш дигән фикер җиткергән, дип яза «Газета.ру». «XIX гасырда кеше тәүлегенә 12, 14, 16 сәгать эшләде. Бүген, XX гасырда көненә 8 эш сәгате стандарт булып санала. Кайбер илләрдә моннан да азрак эшлиләр», - дигән Топилин. Ә сез...


Рамил Гарифуллин, психолог, психотерапевт:

- Кеше һәрчак эшләргә тиеш. Эш ихтыяр көчен арттыра, җанга дәва бирә. Безнең республикада чын-чынлап эшләүчеләр бик аз. Күбесе - хезмәт күрсәтүче. Әгәр минем клиентларым юк икән, димәк, эшем дә юк дигән сүз. Элек җитештерүчәнлек күләме зуррак иде, бүген күп тармаклар нефть аркасында яши. Кеше көненә ничә сәгать эшләргә тиеш дигәндә, бу һәркем өчен аерым билгеләнә. Хезмәт психологиясе дигән фән дә бар. Һәр кеше күпме эш башкарырга сәләтле икәнен үзе чамалый. Әгәр түземлеге җитми икән, ул эштән китә. Әлбәттә, ял да кирәк. Әмма бүгенге заманда, эшче һөнәрләр югала барганда, күп хезмәтне автоматлаштырылган роботлар башкарганда, кеше - күзәтүче ролендә. Эшләп арысаң гына чын хезмәт була. Кеше эшләргә теләми эшләгән шөгыль генә хезмәт дип атала. Яратып эшли икән, димәк, ул арымый, димәк, бу аның яраткан шөгыле. Бары хезмәт аркасында гына кеше ялның кадерен белергә өйрәнә. Эшләмичә ял итү - төрмәгә тиң.

Равил Миңгалиев, «Элекон» заводында 38 ел буе башкаручы директор булып эшләгән (хәзер лаеклы ялда):

- Заводта 69 ел эшләдем. Гади слесарь булып килгән идем, тора-бара зуррак дәрәҗәләргә ирештем. Яшь чакта шимбә көннәрендә дә, эштән соң калып та эшләргә туры килде. 78 яшемдә заводтан киттем. Эшләгән кеше картаймый. Эш булмагач, нишләргә белмисең, саташтыра башлый, кемдер эчүгә сабыша. Сигез сәгать эш сәгатен кыскартырга кирәк түгел дип саныйм. Эш планын да үтисе бар. Эшләмәсәң, акча да түләмиләр. Кесә юкаргач, тормыш авырлаша. Эшләп кеше үлми бит.

http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев