Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Эш башлаучы яшь фермерларга дәүләт ярдәме суммасы ике тапкыр арткан

“Фермерларга юнәлдерелгән өч программаның гомум суммасы 580 млн сумны тәшкил итә”, - диде министр урынбасары.

(Казан, 22 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фермерларга ярдәм программаларына караган грант суммалары арткан. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында министрның икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов сөйләде.

“Авыл хуҗалыгы министрлыгында дәүләт программасы кабул ителгәннән соң, фермерларны һәм авыл җирендә эшләп торучы эшмәкәрләрне кызыксындыру чараларын һәрдаим кулланабыз. Ул программалар ел саен камилләштерелә. Быел яшь фермерларга бирелә торган грант ярдәме ике тапкырга арттырылды. Шулай итеп, быелга һәр программага биреләчәк сумманың күләме 250 млн сумга җитте”, - диде Хәбипов.

Ул сумма артуның сәбәбен дә атады.

“Ел саен грант буенча конкурслар була иде дә, күпмедер фермерлар яхшылап әзерләнсә дә, конкурстан үтә алмагач, безгә үпкә белдерә иде. Быел министрыбыз Марат Әхмәтов кемнең документы яхшы итеп әзерләнгән, чыннан да грант отарга лаеклы, шуларга катнашу хокукы бирде – бу сумманы 250 млн сумга кадәр арттырдык.

Урынбасар сүзләренчә, төп грант күләменнән тыш та, төрле программаларга өстәмә ярдәм булачак.

“Бүген әле финанс мөмкинлекләрен тагын бер карап, икенче этапка бара торган конкурска, министр, тагын 100 млн сум күләмендә акча бүлеп бирергә дигән карар чыгарды. Димәк, быелгы грант фонды, өч программага 250 млн сум булуын һәм шуңа тагын 100 млн сум өстәлүен исәпкә алып, 850 млн сумны тәшкил итә”, - диде министр урынбасары.

Ришат Хәбипов сүзләренчә, быел грант күләме болайрак бүленә.

Реклама

“Башлангыч фермер” гранты күләме үсемчелек, яшелчә үстерү, кошчылык, куян асрау, җиләк үстерүчеләргә 1,5 млн сумга кадәр, мөгезле эре терлек симертү һәм сөтчелек программасы буенча эшләүчеләр исә 3 млн сумга кадәр ярдәмгә өмет итә ала.

“Гаилә фермасы”н үстерүгә юнәлтелгән программа күләме 10 млн сумга кадәр. Мөгезле эре терлек һәм сөтчелек белән шөгыльләнүче фермерларга ул – 10 млн сум, кошчылык, ат, сарык үрчетү белән шөгыльләнүчеләргә 7,5 млн сумга кадәр каралган.

Кооперативлар үстерүгә юнәлдерелгән программа 3 ел күләмендә эшли. Аның суммасы быел бер кооперативка 35 млн сумга кадәр дип билгеләнде”, - диде министр урынбасары.

 

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев