Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Элвин Грейга сорау: “Радик, сиңа кем дип эндәшим икән – Радик дипме, Элвин дипме?” Җавап: “Бурундук дип дәш!” [+видео]

Ниһаять, татар юморына яңа сулыш өрделәр! Бу тамашадан соң мин әнә шундый нәтиҗәгә килдем. Аерым юморист булып йөрүгә караганда, театр булып оешу күпкә отышлырак лабаса! Образлар төрлелеге белән дә, артистларның вакыйганы бербөтен булып тасвирлый алуы белән дә. Танылган татар юмористларының концертларына күп йөрергә туры килә. Кызганыч, күбесеннән канәгатьләнү хисе алмый...

Ниһаять, татар юморына яңа сулыш өрделәр! Бу тамашадан соң мин әнә шундый нәтиҗәгә килдем. Аерым юморист булып йөрүгә караганда, театр булып оешу күпкә отышлырак лабаса! Образлар төрлелеге белән дә, артистларның вакыйганы бербөтен булып тасвирлый алуы белән дә.


Танылган татар юмористларының концертларына күп йөрергә туры килә. Кызганыч, күбесеннән канәгатьләнү хисе алмый кайтып китәм. Минем тамашаны тәнкыйть күзе белән каравымнан килә бу. "Рәвешләр" юмор театрының Казанда үткән концертларына да "һаман да шул ук бер балык башы булыр инде" дигән уй белән барган идем. Тик тамашаның беренче минутларыннан ук тәнкыйть күзлегемнең төшеп китүен үзем дә сизми калдым. Эзләнсәң, заман белән бер адымнан барсаң, көләрлек әйбер күп икән татарда! Билдән түбән төшмичә, һаман да шул Салават белән Айдар Галимовка гына пародия ясамыйча да халыкны көлдерергә була икән.


Тамаша "Җонлы концерт" дип аталуы белән күпләрдә кызыксыну уятты. Нигә җонлы? Әбри Хәбриев моңа ике төрле аңлатма бирде. "Беренчедән, концертны яз көне, бөтен терлек җон койган вакытта куябыз. Икенчедән, үземнең дә чәчләрем коела башлады. Бөтенләй пеләш калудан куркып шулай атадык", - ди ул. Уен-көлке белән, билгеле. Чын мәгънәсендә исә "җанлы концерт" дип әйтерлек әлеге тамашаның бер интерпретациясе бу!


"Рәвешләр" нәрсәдән көлде?


Әлбәттә, бүгенге көннән!!! Юк, сәхнәгә авыл исереге дә, чыр-чу килеп йөргән авыл апайлары да, оятсыз нәрсәләр турында сөйләгән клоуннар да чыкмады. Яшьләрнең көлү объекты башка - социаль челтәрләр, район башлыкларының үз җирлегендәге проблемаларны белмәве, ир белән хатын мөнәсәбәте, эчке эшләр органнарындагы вәзгыять, акчага корылган татар эстрадасы.


Әйтик, ай буе шәһәрдә торып кайткан бабай карчыгына "Инстаграм" һәм "ВКонтакте" серләрен төшендерә. Иреннәрне кабартып селфи ясарга өйрәтә. Бу өзектә хезмәт белән көн күреп яшәгән, мал-туарын бетерергә мәҗбүр булган авыл кешесенең дә әкренләп виртуаль дөньяга күчә баруы ассызыклана.

Район башлыгы иптәш Алдагановның җирле хастаханәгә эләгүе - шулай ук көнүзәк мәсьәлә. 15 ел буе төзекләндерү эшләре барган бинага эче авыртып килеп керә ул. Биредә аңа көлкеле "ярдәм" күрсәтелә.


Тамашаның пародияләр өлешен аерым әйтеп узарга кирәктер. Ул сәхнәдә моңарчы куелмаган образларның килеп чыгуы белән аерылып торды. Дөресен әйтергә кирәк, Салават, Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар, Айдар Галимов, Бәширә Насыйрова, Нәфкать Нигүмәтуллиннарга ясалган пародияләр тәмам туйдырган иде инде. "Рәвешләр" башка җырчыларны да кәмитләп күрсәтеп булуын дәлилләде. Өзектә элекке җырчыларның онытыла баруы, аларга алмашка килгән яшь башкаручыларның эстрада дилбегәсен үз кулларына алуы тасвирлана. Асаф Вәлиев образына Филүс Каһиров, Фирдүс Тямаев, Радик Юльякшиннар капма-каршы куелды.


Пилмәннәрдән ким түгел!


"Уральские пельмени" шоу-тамашасыннан ким булмаган, үз тамашачысын яулый бара торган заманча коллектив дип атар идем мин "Рәвешләр"не.


Афәрин, егетләр! Казан тамашачысы алдында яхшы имтихан тоттыгыз! Бүген "Инстаграм" тамашадагы көлкеле өзекләр белән шыплап тулган. Тамашачының сезгә куйган "5"ле билгесе ул! Алга таба да шулай кыланыгыз, үз бинагызны булдыру теләгегез дә тормышка ашсын!


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


------------------------------------------------------------------- -------------------------------------------------------------------

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев