Минем очракта - ул үз балаларымны тәрбияли алмавым. Юк, карьера беренче урында дип әйтүем түгел. Беркайчан да алай булмаячак. Әмма концертлар, гастрольләр үзенекен эшли. Кайчак айлар буе өйгә кайтмыйсың. Инде кайтуга балалар үсеп бетәләр, йөзләре үзгәрә... Кызымны 5 айлык чагында дәү әнисе белән калдырдым, ә 20 көнлек улымны кәрзингә салып, үзем белән концертларга алып чыгып киттем.
Балалар белән дәү әниләре, әтиләре шөгыльләнә. Бик тәрбиялеләр. Өч яшьлек Артемым инде барлык хәрефләрне, саннарны, төсләрне белә. Үзем шулкадәр тәрбияне бирә алыр идем микән дип тә уйлыйм.
Әмма, мин булмаганда, балаларны бик очындыралар. Мин кайтам да, аларны ачулана башлыйм. "Ни өчен өйдә тәртип түгел?", "Кем өйне туздырды?", "Тешләрегезне чистарттыгызмы?" кебек сораулар бирә башласам, алар шундук: "Әни кайчан гастрольләргә барасың?" - диләр. Чөнки әни өйдә булмаганда бар нәрсәне дә эшләргә "ярый".
Реклама
Нет комментариев