Авылда җирендә яшәүчеләр армый-талмый авыл хуҗалыгында хезмәт куя, үз көчләрен аның үсешенә багышлыйлар, үсемлекчелектә яхшы нәтиҗәләр алырга омтылалар. Яз җитү белән игенчеләр язгы кыр эшләренә керешә.
Ә элек-электән крестьяннар буразна бәйрәмен билгеләп үткәннәр. Бу - татар халкының язгы кыр эшләренең башлануын символлаштыручы йолаларының берсе.
12 май көнне Ике Басу Арташ мәдәният йортының "Фирүзә" агитбригадасы, авыл китапханәсе, Өч Нарат авыл клубы мөдире белән берлектә басуда, сабан бодае утыртырга планлаштырылган кырлар янында "Беренче буразна" йола бәйрәмен үткәрделәр. Бәйрәмдә “НЫРТЫ” авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Мөхәрләмов Инсаф Илсур улы, Ике Басу Арташ авылы имамы Кәримов Сәлимҗан Рәхимҗан улы, механизаторлар, хезмәт ветераны катнашты. Сәламләү сүзе белән ДТ-75 чылбырлы тракторында 40 ел басу-кырда чәчү һәм урып-җыю эшләрендә катнашкан механизатор Шакиров Рәҗәп Сабир улы чыгыш ясады, язгы кыр эшләрен иң кыска срокларда тәмамлап чыгарга кирәк дигән киңәшен бирде. Һава шартлары тотрыксыз, шуңа һәр минутның кадерен белергә кирәк, диде ул. Мәдәният хезмәткәрләре булачак уңыш яхшы булсын өчен, электән килгән матур йоланы торгызып, аны бөтен шартларына китереп уздырдылар. Алар башкаруында җырлар, шигырьләр яңгырады, дәртле биюләр башкарылды. Казанда ботка пеште, табаларда коймак кызды. Ә чара ахырында балалар өчен күңелле, хәрәкәтчән уеннар оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев