Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Ел укытучысы» конкурсы

2022 нче елның 9 нчы февралендә Саба муниципаль районының Шәмәрдән лицее «Үсеш»ендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Татарстан Республикасы «Ел укытучысы» республика конкурсының зона этабы узды.

Җиде районның укытучылары 8-10 нчы  сыйныф укучылары белән ачык дәресләр үткәрделәр һәм жюри хөкеменә үзләренең мастер классларын тәкъдим иттеләр. Бәйгедә катнашучыларның барысы да катлаулы сынаулар уздылар һәм лаеклы чыгыш ясадылар.

Әлеге конкурста Саба муниципаль районыннан «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Ханнанов Илдар Фәнис улы катнашты. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев