Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Эчә башладым, тормышым җимерелде - мин кемгә кирәк?"

Картлар йорты дигәч, балалары янына сыймаган, артык кашыкка әйләнгән карт-карчыклар күз алдына килә. Мамадыш районының Шәдче авылында урнашкан картлар йортын үзгә урын дип алдан кисәтеп куйсалар да, барып күргәч, фикерләр, чыннан да, үзгәреп кайтты. Беркая да барыр урыны булмаган кешеләр җыелган бирегә.

Аерым түтәл үстерәләр

Өлкәннәр мондый урынга килеп эләккәч, гадәттә, аларның балаларын, якыннарын гаеплиләр. Тик мәсьәләнең икенче ягы да бар. Кылган гамәлләр өчен ир­тәме-соңмы җавап тотарга туры килә. Яхшылык эшләсәң дә, яманлык кылсаң да, үзеңә кире кайта, диләр. Биредәгеләр үз язмышы белән килешеп яшәргә күнеккән, кирегә юлның булмавын аңлый. Күбесе­нең бәхетсезлеге аракы белән дуслашкач башлана. Әнә шул бәла гомер­ләре буена кара сакал кебек арттан калмый ияреп килә. Менә шун­дый чарасыз калган кеше­ләр­не җыйган картлар йорты. Бер­никадәр тулай торакны да, шифа­ханәне дә хәтерләтә ул.

Бүген биредә яшәүчеләрнең язмышын бер йодрыкка туплап яшәүче хезмәткәрләр, аларның җитәкчелеге бар. 58 яшәүчегә 40тан артык кеше хезмәт күрсәтә. Шушы көннәрдә тагын 15 кешене кабул итәчәкләр. "Элек бу бинада хастаханә булган. 2011 елда ул капиталь ремонтка ябыла. 2014 елда Мамадыш районының махсус интернат-йорты буларак ачыла. Шул чакта бирегә төрмәдән ирек­кә чыгып, торыр урыннары булмаган кешеләрне җыйныйлар. 2016 елның ноябреннән бу оешма картлар йорты буларак эшли башлый. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар, ир-атлар, I-II төркем инвалид булган кешеләр урнаша ала. Бүген биредә 12 хатын-кыз, 46 ир-ат яши. Дүрт тапкыр ашатабыз. Хезмәт, дәвалау физкультурасы буенча да махсус хезмәткәрләр бар. Интернат-йортта китапханә дә урнашкан", - дип сөйли Мамадыш картлар йорты директоры Артур Горбунов.

Интернат-йортта яшәүчеләр өчен барлык шартларны тудырырга тырышканнар. Душ бүлмә­ләре, мунча - барысы да бар. Чис­талык, бар җирдә гөлләр чәчәк аткан. Төрле ял чаралары да уздырыла. Тирә-яктагы авыллардан килеп концерт куеп китүче­ләр дә күп. Теләгәннәр хуҗалык эше белән дә шөгыльләнә ала: кышын кар көриләр, җәен бакчада-теплицада эшлиләр. "Бөтен кеше­гә дә авыр эш каралмаган, араларында йөри алмаучылары, коляс­када хәрәкәт итүчеләре дә бар", - дип сөйли директор. Көз көне биредә яшәү­челәр 50 төп карлыган үсентесе утырткан, бакча, кура җиләге күчергәннәр. Ашаган яшелчәнең яртысын үзләре үстерә. "Төрле кеше бар. Арада эшкә кушылмаганнары да, шул ук вакытта үз ки­шәрлекләрен ясап, үзләре утыр­тып, үзе өчен түтәл ясап, яшелчә үстереп йөрүчеләре дә бар", - дип сөйли Артур Петрович.

Өйгә кайтасым килә

Интернат-йортта бер кешелек тә, өч кешелек тә бүлмәләр бар. Дуслаша алмыйлар икән, башкачарак урнаштыру җаен эзлиләр. Тамара апа бер кешелек бүлмәдә яши. Торган җирен бәйләп эшлән­гән вазалар, салфеткалар, кәгазь­дән ясалган оригамилар белән тутырган. Монда әле Тамара апа эшләгәннәрнең бер өлеше генә, күбесен китапханәдәге күргәзмә­дә күрерсез, диләр. Тамара апа­ның биредәге тормышы җайга салынган кебек тоелса да, аның барыбер өенә кайтасы килә икән. Өй дигәне - Минзәләдәге картлар йорты. "Монда килгәнгә өч ел була инде. Нишләп мине Минзә­лә­дән күчерделәр икән? Өемә кайтасым килә, - дип уф­тана ул. - Бөтен тормышым шун­да уз­ды. Шунда пионерга алдылар. Күз алдында агачлар үсте. Монда мин беркем түгел. Ә Минзәләдә чакта, такси яллап, әле ерак туганнарга, әле оныгым янына, әле әти-әни янына зиратка барып килә идем".

Ә кайтып керергә Минзәләдә беркеме дә юк аның. "Кызым үл­де, улым Красноярск якларында яши. Кызымның оныгы бар. Аларның - үз тормышы", - дип сөй­ли Тамара Неклюдова. Кулына күптәнге рәсемнәрне алып, элеккеге тормышына әйләнеп кайта ул. Яшь чагында эретеп ябыштыручыга укыган. Төзелештә дә эшли, кирпеч заводында да тир түгә. Ә энесе төп йортны сатып җи­бәргәч, Тамара апа картлар йортына килеп эләгә.

Башка эчәсем килми

"Артка таба борылып та карыйсым килми. Инсульт, инфаркт кичердем. Монда ашаталар-эчер­тәләр, киендерәләр. Авылда мич­кә ягу да - җәфа бит хәзер". Лидия Исаева, гарипләнеп калган кулларын селки-селки, элек күргән­нәрен искә ала. Мамадыш районындагы Соколка авылыннан килгән ул. Эчкән, шуның аркасында төрмәгә эләккән. Аннары картлар йортында яши башлый.

- Беренче иремнән балам бул­мады. Кияүгә чыкканчы, бер мәртәбә аборт ясаткан идем инде. Икенче иремне үтерделәр. Балалар булмады, эчә башладым, тормышым бөтенләй җимерелде, - дип искә ала ул. - Авылда яшәү авыр. Мичкә ягарга, утын әзер­ләргә кирәк. Хәлем юк. Кан басымым уйный. Мин кемгә кирәк?

- Сазлыктан кем тартып чыгарды?
- Сорокина. Сорокина Светлана Владимировна. Ул районның социаль яклау идарәсеннән. Рәх­мәт, ул айнытты, бирегә урнаштырды. Рәхмәт, биредә ашаталар, юындыралар, киендерәләр, бө­тен нәрсә әзер. Артка борылып карыйсым да килми.

Артка борылып карар өчен туганнар кирәк. Әнә Рафаэль абыйны туганнары алырга кил­гән, ул безнең күз алдында, елмаеп, бер атнага кунакка китеп барды. Биредә яшәүчеләр янына хәл белергә килүче туганнар шактый икән. Директор Артур Горбунов әйтүенчә, күбесе - ерак туганнар, биредә яшәүчеләрнең гаиләсе белән арасы өзелгән.

Башка барыр җирләре юк

Интернат-йортка кереме булган өлкәннәр тупланган. Аларның пенсия өлешеннән 25 проценты гына үз кулларына тапшырыла. Бу акчага кибеттән кирәк-ярак алырга мөмкин. Тик араларында шул акчага хәмер алучылар бар икән. Авыл кешеләре дә картлар йортында яшәүчеләрнең исереп йөрүләреннән зарланды. Урамга чыккач, алар кибеткә керә, аннан туры гына интернат-йортка әй­ләнеп кайтмаучылар, авыл урамында йөрүчеләр дә бар, диләр. Янәшәдә терәлеп үк диярлек урнашкан мәктәпне дә исәпкә алсак, чыннан да куркыныч булып китә. Урамда буталып йөрүчеләрне кем кызгансын? Картлар йорты белән төзелгән килешүдә исә тәртип мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Тәртип бозучылар белән араны өзәргә мөмкиннәр. Алда ни көтәсен күз алдына китерү дә куркыныч.

Күпләр әнә шуны уйлап яши. Мондагы шартлардан соң беркем дә кабат элеккеге тормышка кайтуны теләми. Кемнәрдер картлар йорты фойесында бильярд уйный, уйный алмаганнар аларны күзәтә, телевизор карый, китап укый. Шәд­чедәге картлар йорты китапха­нәсенә без дә китаплар алып барырга вәгъдә бирдек. Кышкы озын кичләрдә биредә күбесе китап уку белән мавыга икән. Арада кул эшләре белән шөгыльләнүче ир-атлар да бар. Әнә Алексей бәйләгән оекбашларны хәтта хатын-кыз­ларга өлге итеп күрсәтәләр. Ә Артур төгәл­леге белән аерылып тора. 28 яшьлек егетнең бу йортка ничек килеп эләгүе хакында аерым язарбыз әле.

...Картлар йорты территориясе шактый зур. Ул койма белән әйлән­дереп алынган, ишек бик­ле. Сак куелган. "Директор кешене тыңла­мыйча калмыйлар. Тың­ла­ма­ган­нар белән сөй­ләшүләр алып барабыз. Аларның бездән башка барыр җире дә юк. Бездә яшәүчеләрнең күбесе ялгыз. Кунаклар килсә, ял бүлмәсе каралган. Рөхсәт алып, туганнары кунакка алып китәргә, китереп куярга мөмкин. Кунакта да озак тора алмыйлар алар. Күбе­сенә табиб ярдәме кирәк. Өч шәфкать туташы тәүлек буе эшләп тора. Олы яшьтә булгач, авыручылар күп. Мамадышка, Алабугага, Казанга йә томография, йә УЗИ ясатырга алып барырга кирәк. Күзләре күр­мәү­челәргә операция дә ясаттык", - дип сөйли директор.

- Картлар йортыннан гаиләгә кайту очраклары булмадымы? Хәзер бит махсус шундый программа эшләп килә.
- Алырга теләүчеләр булды. Сөйләшүләр булды. Тик бездән китәргә теләүчеләр генә булмады. Алар монда үзләрен генә көй­ләп, үз җайларына яшәп өйрәнгән инде.

Рәсимә ГАЛИЕВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев