Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Əбри Хәбри: «Күзләр хәзер турайды»

- Əбри, соңгы арада төшкән фотоларда сез гел күзлек белән. Бу имидж өченме? - Юк, күзгә операция ясаттым бит, хәзер күзләр турайды. Күзләрне саклыйм, руль артында, телевизор алдында утырганда, табиблар киңәше буенча, күзлек киям.

- Операция кыйммәткә төштеме?
- Чебоксарның Федоров клиникасында ясаттым. Анализлар, тикшеренүләр белән бергә 21 мең сум булды. Хәзер бар да яхшы, Аллага шөкер!

- "Рәвешләр"нең гастрольләрдән кайтмый да: әле Татарстан районнарында, әле Башкортстанда...
- Əйе, йөрибез. Аннан тыш, радиода да эшләргә җитешәм.

- "Рәвешләр" татар эстрадасындагы башка юмористлардан нәрсә белән аерыла?
- Без һәр программада тамашачы белән бер номер әзерлибез. "Уральские пельмени"дагы кебек. Залдан номер кысаларына туры килерлек кешене сайлап, аны сәхнәгә чакырып кызык тамаша куябыз. Катнашучы алдан бернәрсә дә белми һәм бу тамашаның бар кызыгы шунда.

Тамашачыны көлдереп кенә калмыйбыз, ә концерттан соң да уйланырлык ниндидер әхлакый фикер җиткерәбез.
Без барыбыз да яшьләр һәм йолдыз чире белән авырмыйбыз. Гади без. Концерттан соң яныбызга кем генә килмәсен, һәркайсы белән утырып сөйләшергә вакыт табабыз.

- Әбри, сез кемгә охшап җор телле?
- Шаянлык әтием Галимулладан бирелгәндер, чөнки әнием Венера җитди кеше. Алар икесе дә укытучы булып эшләделәр. Әтием - мәрхүм, әнием лаеклы ялда. Гаиләдә мин бер генә бала. Әти-әнием мине кырык яшькә якынлашканда гына алып кайтканнар.

- Әбри - чын исемеңме?
- Юк, паспорт буенча Данияр мин. Озын һәм авыр исем. Әбри, миңа калса, сәхнә өчен күпкә оригинальрәк.

- "Юмор - ул тиз бозыла торган продукт", - ди Михаил Галустян. Килешәсезме?
- Бозылу бу очракта ямсезләнүне түгел, ә тәмсезләнүне аңлатадыр... Юмор ике төрле була: гомерлек һәм актуаль. Менә актуаль юмор "бозыла" ала, чөнки ул хәзерге заман шаукымына бәйле. Ул берникадәр вакыттан соң актуальлеген югалта һәм тамашачыга кызык булмый башлый.

- "Сезнең юмор мине терелтте, аякка бастырды", - дип әйткәннәре булдымы? Сезнеңчә, юмор кешене дәвалый аламы?
- Андый ук сүзләр булмаса да, "Юмор мондый да була ала мени? Билдән түбән түгел, мәгънәле", - дигәннәре булды. Әлбәттә, дәвалый ала. Кеше елмайганда аның организмында эндофриннар - бәхет гармоннары барлыкка килә, ә алар иммунитетны ныгыта. Бу факт фәнни яктан расланган. Бәлки кемгәдер дәва да китергәнбездер, анысы турында, кызганычка каршы, хәбәрдар түгел.

- Шигырьләр дә яза башлагансыз икән...
- Əйе, бу сәләт инде күптәннән. Тик мәктәп елларында язылган шигырьләрдә рифма бик үк юк, шигырь төзелеше туры килеп бетми. Соңгы ярты елда дистәләгән шигырь яздым: хисләр ташып тора, шигырь юллары туып тора...

Җиңел яңгыр булып киләсең дә
Тиз арада явып китәсең.
Əллә кояш көнләшәме миннән,
Əллә узең эреп бетәсең...
*
Ләззәт бит ул - явым кочагында
Чыланыплар басып торуы.
Яктылыктан качып, болыт күзләп,
Сине тәннәремдә тоюы!
*
Кыска шул син, Бәхет, вакытлыча...
Нигә шулай сирәк киләсең?
Кирәк түгел миңа кояш нуры!
Яңгырларны килә күрәсем...
*
Болытларга менеп, сеңәсем...
*
05.04.17
14:26

Сызланган йөрәкне телә
Бу җиһанда юклыгың!
Яраларны төзәтергә
Кирәк бары тик җылың.
*
Ике як яр кушыла алмый:
Елга да корып кипкән.
Бу бушлыкны тутырырга
Берәр чара бар микән?
*
Һава җитми, тын кысыла,
Акрынлап бушый күкрәк!
Кибә тамыр, хәрәкәтсез
Кала бердәнбер йөрәк...
*
Кояш җылысын татымыйм,
Барадыр соңгы елым..
Бу үлемнән коткарырга
Кирәк бары тик җылың!
*
Назлы кагылган кулың...

19.03.17
2:44

Кахәрләдең! Суктың! Егылдым!
Торып бастым, тагын абындым...
Баса җилкә, калтырыйдыр куллар,
Бары аякларга салындым...
*
Алар бара! Таштан, судан, кардан...
Каный, яна, кибә, ярыла!
Бирешмиләр, бер дә туктамыйча
Юлын сала бәхет ягына!
*
Килеп җиттем! Таптым! Тынычландым!
Тик көч кенә бер дә калмады!
Тәмен татып калыйм, ләззәт алыйм!
Гомер калып бара санаулы...
...
Бәхет юлы бик тә катлаулы!
*
26.03.17
2:46
*

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев