Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Думада барлык гаиләләргә дә ана капиталын өлешчә акчалата бирү мөмкинлеген караячаклар

Россиядә, керемнәре нинди булуга да карамастан, ана капиталын алу хокукына ия барлык гаиләләргә дә аның 5 процентын акчалата бирү мөмкинлеген карарга ниятлиләр.

Шул хактагы закон проектын парламентның түбән палатасына язгы сессиядә тапшыру күздә тотыла. Аны әзерләүчеләрнең берсе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая «Известия» газетасына шулай дип белдерде.

Проектның аңлатма язуыннан күренгәнчә, «акчалар гаилә ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен билгеләнгән товарлар һәм хезмәтләргә тотылган чыгымнарны компенсацияләүгә китәчәк». Хөкүмәткә аларның исемлеген расларга тәкъдим ителә, диелә документта.

Компенсация ана капиталының күпмедер өлешен төп юнәлешләрнең берсенә сарыф итәргә өлгергән гаиләләргә генә түләнәчәк. Акчаны бер тапкыр бирү күздә тотыла, дип искәртте Буцкая.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев