«Дулкын» радиосында «Китапханәче сүзе» тапшыруында Сатыш авыл китапханәсе мөдире Мәрданова Сәрия Хәбибрахман кызы катнашты.
Ул җирлектә китап укучылар белән үзе алып барган чаралар турында сөйләде.
"Гаилә елы" уңаеннан килгән кунакларыбыз белән тапшыруыбыз матур борылыш алды. Рузалия, Ирек Әхмәтшиннар 37 ел иңне иңгә куеп гаилә тормышларын алып баралар. Ирек абый хуҗалыкта механизатор, Рузалия апа мәгариф ветераны. Алар тыңлаучыларыбызга гаилә иминлеген саклау буенча үтемле сүзләрен, киңәшләрен җиткерделәр. Ирек абый гармунда уйнап студиябезне гөрләтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев