Дәрес вакытында мәктәп ишелеп төшкән (ФОТО)
Бүген иртән Иркутски өлкәсенең Куйтун районы Уян авылында дәресләрне туктатып торырга мәҗбүр булганнар. Чөнки дәрес барган вакытта мәктәп бинасының бер өлеше ишелеп төшкән. Балаларны аннан чыгарып, өйләренә кайтарып җибәргәннәр, дип яза Комсомольская правда.
Мәктәп бинасын төзегәнгә 40 еллап чамасы булган, ул авария хәлендә дип саналмаган, ә менә мәктәп корпусының бер өлешеннән икенчесенә күчә торгна корылма 2009 елда ук авария хәлендә дип саналган булган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
---
Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев