Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

#ДобрыеНовостиТатарстана "Яхшы эшләр" атнасы дәвам итә.

Татарстан Республикасында 5 сентябрьдән көзге мәрхәмәтлелек атнасы "Яхшы эшләр эстафетасы" акциясе старт алды. Бу акциягә шулай ук "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Кузьмин Андрей Владимирович та кушылды һәм #ДобрыеНовостиТатарстана акциясен башлап җибәрде. Акциянең максаты - кешеләрнең кайгысына битараф булмаган, авыр вакытта ярдәм иткән кешеләр турында бөтен республикага сөйләү. Әлбәттә, игелек эшләүчеләр акцияләр игълан ителгәнен көтеп тормый.

"Саба дулкыннары" ТРКсе коллективы да әлеге акциягә бердәм кушылды. Ялгызларга, ятимнәргә, авырту кешеләргә, бәла-казага тарыганнарга ярдәм итәргә ашыгабыз. Мәсәлән: юл һәләкәтендә һәлак булган шәфкать туташы Эльмира ханымның кызы быел Казан фармацефтлар әзерләү училищесына укырга керде. Аны укырга әзерләү өчен ярдәм иттек (ак халат, ак чепчик, аяк киемнәре бүләк иттек), Саба гимназиясендә укучы энесенә дә, тол калган иренә дә аяк киемнәре биреп шатландырдык.
Җәй айларында Анапа шәһәренең "Витязево" лагерында янгын чыгып ял итүче балаларның, шәхси әйберләре, кием-салымнары янып бетте. Анда Саба районнан да 2 бала бар иде. Ныртыдан Алинә Әхмәтшина, Байлар Сабасыннан Диләрә Валиева да янгында зыян күргәннәр. Ә без аларга кроссовка, түфли, балетка һәм мәктәптә киеп йөрү өчен "икенче аяк киемнәре" бүләк иттек. Хәйриячелек белән безнең компания журналистлары күптәннән шөгелләнә, ә "Яхшы эшләр эстафетасы"ның алдагы көннәрендә дә без моннан читкә тайпылмаячакбыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев