Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дөньядагы иң авыр хатын-кыз 330 килограммга ябыккан

Хәзерге вакытта 36 яшьлек Мисыр кешесе 171 килограмм авырлыкта.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Мисырлы Иман Әхмәд Абдулати 330 килограммга ябыккан. Аңа кадәр ул 500 килограмм булып, дөньядагы иң авыр хатын-кыз саналган. Ул Һиндстанның Мумбай шәһәре клиникасында дәвалау курсы үтеп, авырлыгын киметкән, дип хәбәр итә РИА Новости. Хәзерге вакытта 36 яшьлек Александрия кешесе 171 килограмм авырлыкта.

Шуңа да карамастан, аның кыз туганы Иман Шайма Селим клиниканы Иманга хезмәт күрсәтү белән үзегезгә реклама ясау турында гына кайгыртасыз, дип гаепләгән. Ул сеңелесен дәвалауда алга китеш күрмәвен, бите һәм куллары зәңгәрләнүен, клиникада инсульт кичерүен, сөйләшә һәм ризыкны йота алмавын китергән. Шулай ук ул компьютер томографиясе үткәрүне таләп иткән. Процедура сишәмбе көнне башкарылырга тиеш.

Сүз уңаеннан, операция ясап, Иман Әхмәд Абдулатиның ашказанының бер өлешен алалар һәм бу ризык куллануны киметүгә китергән. Шулай ук аңа диета һәм физиотерапия билгеләнгән.

tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев