Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дмитрий Рогозин яраланганнан соң беренче тапкыр элемтәгә чыкты

«Роскосмос» дәүләт корпорациясенең элеккеге башлыгы Дмитрий Рогозин Донецкида яраланганнан соң үзенең телеграм-каналында беренче пост урнаштырган. Аның хәбәр итүенчә, кунакханәдә ул «тар даирәдә һәм тыныч шартларда» очрашу үткәргән, шул вакытта бинаны утка тотканнар. Хәзер аңа операция ясаячаклар.

Очрашу үткәрелгән әлеге кунакханәне сигез ел эчендә бер тапкыр да утка тотмаганнар, дип искәртте Рогозин. Аның фикеренчә, биредә очрашу булачагы турындагы мәгълүматны дошманга җиткергәннәрдер, күрәсең.

«Каян һәм кемнең утка тотуын тикшерүчеләр ачыклаячак. Мин яраландым, 3х4 миллиметрлы тимер ярчык уң як калак сөягеннән өскәрәк кергән. Операция ясаячаклар. Тагын берничә кеше зыян күрде», - дип язган Рогозин.

Искәртеп узабыз, бүген төнлә «Роскосмос» дәүләт корпорациясенең элеккеге башлыгы Дмитрий Рогозинның (хәзер «Царские волки» хәрби киңәшчеләр төркемен җитәкли) Донецкига баргач җәрәхәт алуы турында билгеле булган иде. Кунакханәне утка тоткан вакытта Донецк Халык Республикасы Хөкүмәте рәисе Виталий Хоценко да яраланган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/dmitrii-rogozin-yaralangannan-son-berence-tapkyr-elemtaga-cykty-5864646

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев