Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дмитрий Песков Россия гаскәрләрен Херсоннан чыгару турында сорауга җавап бирде

Кремльдә Россия гаскәрләрен Херсоннан чыгаруны һәм аларны Днепрның сул ярына күчерүне кимсетү дип санамыйлар. Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков шул хактагы сорауга җавап бирде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, Херсон белән бәйле вазгыять турында төгәлрәк комментарий алу өчен журналистларга РФ Саклану министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шулай ук Кремль вәкиле ассызыклаганча, искә алынган гамәлләргә карап төбәкнең статусы үзгәрми.

«Бу Россия субъекты. Закон нигезендә бу субъект беркетелгән, билгеләнгән. Монда бернинди үзгәреш тә юк һәм була да алмый», - диде Кремль вәкиле.

9 ноябрьдә Россиянең Берләшкән гаскәрләр төркеме командующие армия генералы Сергей Суровикин, хәрбиләрнең гомерен саклап калу өчен, Днепрның сул ярында оборона турында карар кабул ителү турында хәбәр итте. Саклану министры Сергей Шойгу Россия гаскәрләрен Херсоннан Днепр аръягына чыгарырга боерды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев